Биографиясе

1909 ел, Казан губернасы Яңа Дума авылы — ?

1936–1963 елларда Төньяк Урал боксит руднигында эшли: төзүче, төрле эштә эшләүче, руда төяүче, бораулаучы, катлам казучы, катлам казучылар бригадиры (1943 елдан).

Минзарипов тау рудасын эшкәртүнең тизләтелгән алымнарын эшли һәм гамәлгә кертә. Катнаш белгечлекләрне үзләштерү, эш режимын үзгәртү, 4 цикллы графикка күчүне, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны тәкъдим итә.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге казу эшләренә тизләтелгән алымнар керткәне өчен бирелә. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Североуральск шәһәренең бер урамы Минзарипов исеме белән атала (Свердловск өлкәсе).

Хезмәтләре

На бокситных рудниках. Свердловск, 1947;

Идите к нам, на шахту. Свердловск, 1961.

Әдәбият          

Металлурги Урала: Энцикл. Екатеринбург, 2001.