Тарихы

Поселокка 1740 елга кадәр нигез салына. Беренче исеме — Мактаматамак.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы типтәрләр, йомышлы һәм ясаклы татарлар, дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чабата үрү, иләк ясау, кирпеч сугу һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге, тарантас ясау, олаучылык таралган була.

1889 ел мәгълүматларына караганда, поселокта мәчет, мәктәп (1839 ел), су тегермәне, май язу заводы, тимерчелек була, 1896 ел мәгълүматларына караганда – мәчет, май язу заводы, тимерчелек.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәдрәсә, мануфактура һәм бакалея кибетләре эшли. 1905 елда 2 мәчет эшли: беренче мәчетнең төзелү вакыты билгесез, 1831 һәм 1861 елларда үзгәртеп төзелә (1869 елда аның каршында мәдрәсә ачыла), икенче мәчет 1902 елда салына (1905 елда аның каршында мәдрәсә ачыла, 1931 елда ябыла, бинасы авыл клубына бирелә).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2628 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында. 1966 елның 24 мартында шәһәр тибындагы поселок статусы ала. 2005 елның 26 гыйнварыннан Әлмәт районында.

Хәзер Түбән Мактама шәһәр җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Эльком” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Б.Җәләтов). 1950 елларда “Кызыл сукачы” колхозы (Тихоновка авылы) белән “Маленков исемендәге колхоз” исеме астында берләшә. 1955 елда Сталин исемендәге колхоз (Югары Мактама авылы) составына керә. 1961 елда “Маяк” колхозына үзгәртелә.

1964 елда берләшкән “Үрнәк” колхозы составына керә. 1965 елда “Нефтьче” совхозына үзгәртеп оештырыла. 1987 елда “Нефтьче” совхозы “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе карамагына тапшырыла һәм 1997 елда“Нефтьче” җаваплылыгы чикләнгән авыл хуҗалыгы җәмгыяте оештырыла.

Поселокта Миңлебай газ эшкәртү һәм кирпеч заводы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1959 елда урта мәктәпкә (яңа бина төзелә) үзгәртелә, хәзер 1 номерлы мәктәп. 1978 елда шәһәр тибындагы поселокта 2 номерлы урта мәктәп ачыла.

1998 елда Поселок тарихы музее ачыла (фондта 2586 саклау берәмлеге исәпләнә, экспозиция төбәк тарихына багышлана).

Поселокта 3 балалар бакчасы (1957, 1959, 1979 еллардан), сәнгать мәктәбе, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1998 елдан), 2 мәчет бар: “Марс” (1996 елдан) һәм “Нурлы” (2011 елдан).

Мәдәният йорты каршында “Ивушка” хоры эшли (1987 елдан, 2013 елдан – халык ансамбле, нигез салучы – Т.И.Корнилова).

1996 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мемориал ачыла.

Авыл янында археология истәлекләре табыла: Түбән Мактама туктаулыгы (буралы курган культурасы), Түбән Мактама каберлеге (соңгы чор сарматлар).

Күренекле кешеләре

Х.Ә.Баһманов (1957 елда туган) –РФнең һәм ТРның атказанган төзүчесе;

М.Ш.Җәләтов (1939 елда туган) –РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгатехезмәткәре,ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы;

Р.М.Нуриев (1969 елда туган) – Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;

В.П.Солдатов (1958 елда туган) – инженер-технолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

А.Г.Хәбибрахманов (1975 елда туган) –нефтьче, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, “Елховнефть” нефть-газ чыгару идарәсе башлыгы (2016 елдан).

Халык саны

1746 елда – 49,
1762 елда – 52 ир заты;
1795 елда – 305,
1859 елда – 817,
1889 елда – 1548,
1910 елда – 1735,
1920 елда – 1418,
1926 елда – 1232,
1938 елда – 1163,
1949 елда – 1147,
1958 елда – 1411,
1970 елда – 6704,
1979 елда – 6366,
1989 елда – 7415 һәм 2002 елда – 10580 (Тихоновка авылы халкын да кертеп),
2010 елда – 9703,
2015 елда – 9488 кеше (татарлар).