Биографиясе

1902 елның 1 гыйнвары, Вятка губернасы, Малмыж өязе Порхода авылы – 1983 елның 30 октябре, Казан.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1923 елга кадәр крәстиян хуҗалыгында эшли.

Донбассның Луганск округы Краснодон посёлогындагы шахталарда (№1, №3) забойчы (1923–1930 еллар) булып эшли, шунда ук, 1927 елларда аз белемлеләр өчен башлангыч татар мәктәбен тәмамлый.

1923 елга кадәр һәм 1930–1931 елларда Порхода авылы крәстияне, М.В.Фрунзе исемендәге колхозның беренче рәисе (1931–1950 еллар), 1950–1959 елларда Балтач районының Пыжмара авылы белән берләштерелгән Сталин исемендәге колхозны җитәкли, 1959–1962 еллада Балтач районының эреләндерелгән («Алга» колхозы белән кушылып) М.В.Фрунзе исемендәге колхозы җитәкчесе.

1962 елдан колхозның персональ пенсионеры.

Ул җитәкләгән елларда колхоз авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча республикада алдынгы урынны тота, үсемлекчелек һәм терлекчелектә ныклы матди-техник база булдырыла.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының ике Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Автор – И.Н.Афанасьев