Атмосфера басымының тигезсез горизонталь үзгәрүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Тизлеге һәм юнәлеше (кайдан исә) белән билгеләнә. Җил, тизлеге 6-12 м/с булганда – уртача, 12 м/с тан күбрәк – көчле, 20-30 м/с – шторм (давыл), 30 м/с тан күбрәк булганда ураган дип санала. Җилнең 20-30 м/с ка кыска вакытлы кискен үзгәрүе шквал, бөтенләй җилсез булу штиль дип атала. Җәйге аяз көннәрдә җилнең көндәлек хәрәкәте (төштән соң иң зур, төнлә иң аз) яхшы сизелә.

Җилнең еллык режимы атмосфера циркуляциясе үзенчәлекләренә һәм җирле шартларга бәйле.

ТРда сентябрьдән апрельгә кадәр һәм, гомумән алганда, ел буена көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан (уртача тизлеге 4-6 м/с), җәен – горизонтның төньяк-көнбатыш ягыннан искән җилләр өстенлек итә. Ел дәвамында тизлеге 2-5 м/с (45-60%) булган җилләр күпчелекне тәшкил итә. 10-25% булган очракта, күбесенчә җәен көчсез җил (0-1 м/с) күзәтелә. Тизлекләре арту белән көчле җилнең кабатлануы кими. Кышкы чор бик көчле җилләр белән үзенчәлекле.

Ел буена 5-20 көн 15 м/с һәм аннан да күбрәк тизлектәге җилләр күзәтелә.

Сирәк кенә ураган, давыл һәм 45 м/с тизлектәге өермәләр булып уза.