Эчтәлек

Авылга XVII йөзнең беренче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Юльба, Көек исемнәре белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XVIII йөздә авылда мәчет була, 1742–1744 елларда җимерелә дип фаразлана. Соңрак кабат Ш.Мәрҗанинең бабасы – Габделкәрим әл-Мәрҗани акчасына төзелә. 1857 елгы мәгълүматлар буенча, мәчет каршында мәктәп эшли, анда 60 бала укый.

XX йөз башында авылда мәчет, 4 җил тегермәне, ярма яргыч эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 816,6 дисәтинә тәшкил итә.

1913 елда башлангыч мәктәп ачыла.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Олы Әтнә волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Комыргуҗа авыл җирлеге составына керә.

Революциядән соң башлангыч мәктәп эшләвен дәвам итә (1936 елдан мәчет бинасында урнаша).

1930 елда авылда “Кызыл кустарь” колхозы оештырыла, 1950 елда “Шахтёр” колхозы (Комыргуҗа авылы) составына керә. Халкы күбесенчә “Шахтёр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб (1971 елдан элеккеге мәчет бинасында) бар. 1998 елда “Гадел” мәчете ачыла.

Халык саны

1782 елда – 130 ир заты;
1859 елда – 448,
1897 елда – 631,
1908 елда – 625,
1920 елда – 548,
1949 елда – 328,
1958 елда – 234,
1970 елда – 198,
1979 елда – 162,
1989 елда – 114,
2002 елда – 119,
2010 елда – 110,
2015 елда – 105 кеше (татарлар).