Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорыннан чуаш-татар авылы буларак билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына (элекке ясаклы татарлар) керә, 10% тан артыгы чукындырылган; шулай ук XVIII йөз ахырында авыл халкы арасында алпавыт крәстияннәре дә була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

1882 елда яңа мәчет төзелә (1939 елда ябыла, клуб буларак файдаланыла).

XX йөз башында мәктәп (1909 елда 60 ир бала һәм 50 кыз бала укый), ярма яргыч һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 433 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Әҗил волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Өтәшкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе Ш.А.Абзалов). 1957 елдан авыл зурайтылган Фрунзе исемендәге (үзәк утары Өтәшкә авылында), 1959 елдан – “Искра” (үзәк утары Норлат авылында), 1967 елдан – “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозлары, 1994 елдан − “Озёрное” крәстиян хуҗалыклары ширкәте (икесенең дә үзәк утары Өтәшкә авылында), 2003 елдан “Кызыл Шәрык Агро” акционерлык җәмгыяте бүлекчәсе составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Мәһди исемендәге мәчет эшли (2005 елда меценант һәм эшмәкәр Р.Э.Мәһдиев акчасына төзелә).

Халык саны

1782 елда — 64 ир заты;
1859 елда — 265,
1897 елда — 440,
1908 елда — 858,
1920 елда — 488,
1926 елда — 428,
1938 елда — 467,
1949 елда — 375,
1958 елда — 232,
1970 елда — 198,
1979 елда — 164,
1989 елда — 110,
2002 елда — 95,
2010 елда — 74,
2017 елда — 65 кеше (татарлар — 88%, руслар — 6%, чуашлар — 6%).