Тарихы

XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 177,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Хуҗамәт авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1935 елда поселокта “Победа” колхозы оештырыла, 1950 елда Куйбышев исемендәге колхоз составына керә. 2006 елдан – “Вамин Чулман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

2006 елга кадәр поселокта башлангыч мәктәп эшли (бинасы 1977 елда төзелә).

Күренекле кешеләре

В.А.Федотов (1933–2001) – РСФСРның халык артисты, С.М.Киров исемендәге Мария академия театры дирижеры (Санкт-Петербург шәһәре), Н.А.Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе профессоры.

Халык саны

1859 елда – 58,
1884 елда – 123,
1897 елда – 182,
1906 елда – 223,
1913 елда – 236,
1920 елда – 228,
1926 елда – 169,
1938 елда – 171,
1949 елда – 202,
1958 елда – 117,
1970 елда – 89,
1979 елда – 64,
1989 елда – 45,
2002 елда – 70,
2010 елда – 57,
2017 елда – 63 кеше (руслар).