Биографиясе

1899 елның 15 марты, хәзер Свердловск өлкәсенең Алапаевск шәһәре — 1974 елның 10 феврале.

Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби-һава академиясен тәмамлый (1934). Хезмәт эшчәнлеген 1915 елда машинист ярдәмчесе буларак башлый, заводта электрик булып эшли (хәзерге Свердловск өлкәсе).

1918 елдан Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышында катнаша.

1934–1938 елларда Мәскәүдәге 22 нче авиация заводында хәрби вәкил, 1938 елдан шул заводның директоры. 1941–1942 елларда Мәскәүдәге 23 нче авиация заводы, 1942–1949 елларда Казандагы 22 нче авиация заводы директоры. Окулов илдә чыгарылган югары тизлекле беренче бомбардировщикларны сынауда һәм камилләштерүдә катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында аның җитәкчелегендәге коллектив уңышлы рәвештә СССР Хәрби-һава көчләрен авиация техникасы белән тәэмин итә.

1949–1951 елларда Үзәк авиация моторлары төзү институтының филиалы башлыгы, 1951–1974 елларда Үзәк аэродинамика институты (ЦАГИ) башлыгы урынбасары. ЦАГИның яңа эксперименталь базасын төзүдә, аны модернизацияләүдә турыдан-туры катнаша, нәтиҗәдә авиация техникасының яңа үрнәкләрендә фәнни һәм эксперименталь тикшеренүләр уздыру мөмкинлеге гамәлгә ашырыла.

Бүләкләре

Дүрт Ленин ордены, Октябрь Революциясе, ике Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Д.С.Фәхретдинов