Биографиясе

1926 елның 8 сентябре, Казан – 2004 елның 15 июле, шунда ук.

1949 елда Казан медицина институтын тәмамлый. 1949 елдан Казан травматология һәм ортопедия фәнни-тикшеренү институтында, 1969–1988 елларда өлкәннәр ортопедиясе бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре экспериментта һәм клиникада сөяк тукымасы регенерациясе проблемаларына, сөяк пластикасына, дөрес тоташмаган буыннарны дәвалауга, эре буыннарның дегенерация-дистрофия авыруларына багышланган.

Д.Л.Акбердина ортопедик-травматологик авыруларны дәвалауның яңа хирургик ысулларын эшләү, травматологик ярдәм күрсәтүдә гамәлгә кертелгән уйлап табулар авторы.

Хезмәтләре

Характеристики клинико-рентгенологических и морфологических особенностей и состояния нервных элементов при ложных суставах трубчатых костей. Казань, 1971.

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.