Урсалы елгасының (Дала Зәе елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 21,1 км, бассейнының мәйданы 138,3 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан ага, Әлмәт районында. Елга башы Кама-Елга авылыннан 3 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Яңа Нәдер авылыннан 1 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 300 м, тамагыныкы – 109 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 36%.

Кама елгасының 1,4 тән алып 6,6 км га кадәр озынлыктагы 8 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,51 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 109 мм, ташу агымы катламы 62 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Кама ноябрьнең беренче ункөнлегендә туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,224 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.