50 гә якын төре билгеле, бөтен Җир шары буенча таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – зур наяда (N. major) бар, Көнбатыш (Олы Чирмешән елгасы тугае) һәм Көнчыгыш (Сөтле күл) Кама аръягында очрый. Зур булмаган инешләрдә, тугайлы сулыкларда, буаларда үсә; суга күмелгән.

10-60 см биеклектәге берьеллык үсемлек. Сабагы каты, сынучан, тармаклы. Яфраклары боҗрада, озынча кыяк. Чәчәкләре вак, берле, яфрак куентыгында. Су астында серкәләнә. Җимеше төшсыман. Июль-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Югала баручы бик сирәк төр, ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Зур наяда