Биографиясе

1938 елның 28 мартында Казанда туа.

1963 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Федераль фәнни-җитештерү берләшмәсе дәүләт унитар предприятиесенең «ГИПО» гамәли оптика институтында эшли: оптик капламнар бүлегендә сектор (1966 елдан), лабораториядә (1969 елдан), бүлек (1986 елдан) башлыгы.

Бер үк вакытта ГИПО Оптик капламнар фәнни җитештерү предприятиесенең 1994–2003 елларда директоры, 2003 елдан фәнни җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре оптик приборлар төзүгә, оптик капламнарга карый.

Махсус техника өчен вакуумда юка оптик капламнар әзерләү технологиясен эшли, ул Украина, Белоруссия, Чехословакия һәм Һиндстанның төрле предприятиеләрендә гамәлгә кертелә.

СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты (1990 ел).

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Высокоотражающие лазерные зеркала с малыми потерями для лазерных гироскопов // Оптический журн. 1994. № 2;

Разработка и создание оптических интерференционных покрытий различного назначения с прогнозируемыми свойствами: Дис. ...СПб., 1998;

Просветление оптических элементов в области 2,5-3,5 мкм // Оптический журнал. 2008. № 1 (автордаш); Оптические материалы и технологии. Казань, 2008 (автордаш).