Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысыннан халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук читкә китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет һәм мәдрәсә була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1014 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Биеш авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Яңа ил”, “Искра”, “Яңа тормыш” колхозлары, 1950 елдан – Жданов исемендәге колхоз, 1959–2000 еллардан – Горбунов исемендәге колхоз, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

1936–1958 елларда авылда Дүәләки МТС эшли, ул 26 колхозга хезмәт күрсәтә; 1958 елда аның җирлегендә РТС (ремонт-техника станциясе) булдырыла, ул 1961 елда “Сельхозтехника” берләшмәсе итеп үзгәртелә.

1942 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык,1966 елда тулы булмаган урта мәктәп (2002 елда яңа бина төзелә, балалар бакчасы белән бергә) итеп үзгәртелә.

Балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1992 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

В.Г.Хөсәенова (1930 елда туган) – Горбунов исемендәге колхозда терлек караучы, Ленин ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 91 ир заты;
1859 елда – 600,
1897 елда – 1004,
1908 елда – 1228,
1926 елда – 1250,
1938 елда – 833,
1949 елда – 823,
1958 елда – 728,
1970 елда – 642,
1979 елда – 531,
1989 елда – 407,
2002 елда – 399,
2010 елда – 367,
2015 елда – 369 кеше (татарлар).