Эчтәлек

Гомер еллары: 1380 ел тирәсе — 1412 ел тирәсе, Дәрбәнт шәһәре.

Тимер Котлыгъ хан үлгәннән соң, Идегәй әмир ярдәмендә хакимият башына килә. Шадибәк идарәчелеге номиналь булып, фактта Идегәй хакимиятне үз кулында тота. Бу дәвердә Урдада салым салу эше җайга салына, акча реформасы уздырыла; Алтын Урда гаскәре Мавәраэннәһерне (Амудәрья һәм Сырдәрья елгалары арасындагы төбәк) бөлдерә, Харәземне яулап ала (1405/06), Себердә Туктамыш ханны тар-мар итә (1406).

Идегәйдән бәйсез булу максаты белән Шадибәк аңа каршы фетнә куптарырга омтыла. Нияте барып чыкмагач, Дәрбәнттәге әмир Шәех Ибраһим янына барып сыена.

Әдәбият   

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и её падение. М.–Л., 1950; 

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Автор — И.Л. Измайлов