Эчтәлек

1919 елда Самара интернациональ полкының мөселман батальоны нигезендә оеша. 1918 елның ноябрь–декабрендә Самара шәһәрендә формалаша (декабрь ахырында бер мең кызылармиячене берләштерә). Мөселман батальонын һәм Самара мөселман полкын оештыручылар – губерна мөселман комиссариаты рәисе Г.Г.Садриев һәм Самара интернациональ полкы хәрби комиссары А.А.Хәеров.

Полк ирекле рәвештә кушылган, мобилизацияләнгән, башында адмирал А.В.Колчак торган Ак армиядән качкан татарлар хисабына тулыландырыла. Беренче аерым Идел буе татар укчы бригадасы составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

Әдәбият

Гиззатуллин И.Г. Мусульманские военные организации (1917 – 1921 гг.). Казань, 2002.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин