Марковников кагыйдәсе буенча водород атомы водород белән иң күп туенган углерод атомына килеп кушыла, мәсәлән:

СН3-СН=СН2 + НХ → СН3-СНХ-СН3.

Гомуми очракта галогенводород элементларының кушылу тәртибен күрше алкил төркемнәр тәэсирендә нәсимметрик төзелгән олефинның икеле бәйләнеше полярлашуы билгели. Олефин молекуласына кушылучы катион углеродның — күбрәк водородлы (тискәре корылган), ә анион әзрәк водородлы (уңай корылган) атомына тартыла. Аерым очракларда Марковников кагыйдәсе бозыла, чөнки кушылу тәртибе алмаштыргычларның тибына (кайбер атом төркемнәре икеле бәйләнешнең кире полярлашуына китерә) һәм реакция механизмына бәйле.

1869 елда Казанда В.В.Марковников тарафыннан бәян ителә.

Әдәбият       

Краткая химическая энциклопедия. М., 1964. Т. 3.