Өске девонның доманик горизонты төбеннән түбәнге карбонның бобриково горизонты түбәсенә кадәр күзәтелә. Девонның фамен ярусы карбонатлар токымы түбәсе буенча һәм Идел аръягы карбон горизонтында аеруча ачык күренә.

ТР территориясендә 4 бөгелеш билгеле: көнбатышта Чирмешән Тамагы, төньякта Можга һәм Түбән Кама, көнчыгышта Актаныш-Чишмә. Девон катламнары буенча 25–100 км киңлектә, төбе тигез, кырыйлары ачык билгеләнгән, үзәгендәге өлеше 400 м га кадәр түбән төшкән батынкылыклардан тора. Бөгелеш кырыйларында — күпсанлы риф структуралар, башка катламнары (терриген девоны) — аз амплитудалы күтәренке өлешләрдән, рифлар өстендәге катламнар гөмбәзләрдән тора.

Кама-Кинель бөгелешләре системасы, урта-франс чорында барлыкка килгән батынкылыкларда явым-төшем җитеп бетмәве нәтиҗәсендә ясала, бобриков чоры ахырында сыгылмалыклар явым-төшем белән тула.

Хәзерге рельеф буенча бөгелешләргә, кайбер тайпылышлар белән, Чирмешән Тамагына — Идел, Түбән Камага — Кама, Актаныш-Чишмәгә — Ык һәм Агыйдел, Можгага — Ижау елгаларының болынлыклары һәм елга үзәннәре керә.

Бөгелешләрнең барлыкка килүе һәм үсеше кристалл фундаментның тирәндә җимерелүләре аркасында кантарлы хәрәкәтле механизмга бәйле (мәсьәлән, Актаныш-Чишмә һәм Түбән Кама бөгелешләре Кама алды җимерелүләре өлешенә керә).

Кама-Кинель бөгелешләре системасында күп кенә нефть ятмалары бар: Акан, Енорус, Алабуга, Актаныш һәм башкалар.