Энциклопедиядә кеше һәм ул яшәгән табигый тирәлек турында иң мөһим белемнәр тупланган. Энциклопедияләр шул чорның фән һәм мәдәният үсеше дәрәҗәсен чагылдырып кына калмыйлар, ә бәлки үзләрен барлыкка китергән страт (сыйныф) яки халык мәнфәгатьләренә җавап бирүче идеологик һәм мәдәни рухны да алга сөрәләр.

Энциклопедияләр барлыкка килү

Беренче энциклопедияләр борынгы дөньяда: Кытайда, Мисырда, Грециядә, Рим империясендә һ.б.да барлыкка килә.

Татар энциклопедиясенең тамырлары Мәхмүд Кашгаринең «Диване лөгать әт-төрк» (1072–1074) сүзлеге, «Кодекс Куманикус» («Коман мәҗмугасы») кебек борынгы төрки язма ядкәрләренә, шулай ук урта гасырлар гарәп-фарсы традицияләренә (әл-Харәзми, әл-Фәраби, әл-Гарнати, әл-Мәсгуди һ.б.) барып тоташа.

Беренче төрки-татар белешмәлек үрнәкләре XVII йөздән билгеле — Кадыйргали бәкнең «Җамигъ әт-тәварих» («Елъязмалар җыентыгы», 1602) тарихи хезмәте, авторы билгесез «Дәфтәре Чыңгызнамә», Хисаметдин әл-Мөслиминең «Тәварихы Болгарийә» һ.б.; XVII–XIX йөзләрдә татарлар арасында ыру, нәсел һәм гаиләләрнең шәҗәрәсен төзү киң тарала.

XIX йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында, татар җәмгыятендә буржуаз мөнәсәбәтләр интенсив үсеш кичергән, этник үзаң уянган һәм милли историография формалашкан чорда, энциклопедик һәм фәнни-белешмәлек характерындагы хезмәтләр пәйда була: Ш.Мәрҗанинең «Вафийәт әл-әсляф вә тәхийәт әл-әхляф» (1838–89, 1–6 т., хәзергәчә кулъязма хәлендә), «Мөстәфад әл-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1–2 кис., 1885, 1900); Р.Фәхретдиннең «Асар» (1–2 т., Оренбург, 1900–08; тулысынча 1–4 т., Казан, 2006–10), «Казан ханнары», «Алтын Урда ханнары»; К.Бикколовның «Татар ханнары» һ.б. Аларда татар халкының тарихы, мәдәнияте, мәгарифе, дини инанулары, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында шактый мәгълүмат гомумиләштерелә һәм системага салына. Шул чорда шулай ук практик-бе лешмәлек рәвешендә эшләнгән татар календарьлары дөнья күрә.

Татар җәмәгатьчелегенең милли-төбәк энциклопедиясе булдыруга омтылышы

1920 елның маенда Татарстан АССР төзелү белән бәйле рәвештә республикада татар халкын өйрәнү гыйлеме көчле үсеш кичерә: күпсанлы фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләр арасында энциклопедик характердагы белешмәлек басмалар да була. Шулар арасында И.Рәмиевнең «Татар вакытлы матбугаты. Альбом (1905–1925)» (татар газета-журналлары, нәшриятлары, наширлар һәм мөхәррирләр турындагы мәгълүматлар); Ә.Максудиның «Фәнни камус» (10 мең фәнни, иҗтимагый-сәяси термин һәм төшенчә; барлыгы 23000 тирәсе «кара сүз»).

Ләкин СССРда нэп чоры либерализмы озак дәвам итми. 1920 еллар ахыры — 1930 еллар башында Татарстанда татар дөньясын һәм туган төбәкне фәнни өйрәнү акрынлап сүрелә. Совет автономияләрендә милли, төбәк һ.б. энциклопедияләр рәсми булмаган тыюга дучар була.

Милли-төбәк энциклопедияләре булдыру мәсьәләсенә татар җәмәгатьчелеге «Хрущёв җепшеклеге» елларында (1950 елларның 2 нче яртысы — 1960 еллар башы) кабат әйләнеп кайта. 1930 елларга кадәр эшләгән Археология, тарих һәм этнография җәмгыятен торгызу омтылышы ясала, аны гамәлгә кую съезды уздырыла, һәм 1963 елда җәмгыять «Труды Общества истории, археологии и этнографии» басмасының 1 нче санын нәшер итә. Иҗтимагый хәрәкәт үз алдына куйган максатларның берсе милли-төбәк фәнни һәм фәнни-белешмә әдәбият бастырып чыгарудан гыйбарәт. Тиздән җәмгыятьнең эшчәнлеге, сәбәпләре рәсми рәвештә игълан ителмәстән, туктатыла.

Шулай итеп, татар җәмәгатьчелегенең милли-төбәк энциклопедиясе булдыру башлангычы СССРдагы милли автономияләр халыклары вәкилләренең милли-төбәк энциклопедияләре эшләп бастыру өлкәсендәге фәнни-иҗади эшчәнлеген чикләүче чираттагы административ киртәләргә килеп терәлә. Андый хокук фәкать союздаш республикаларга һәм Мәскәүдәге «Зур Совет энциклопедиясе» нәшриятына гына бирелә. Казан педагогия институты профессоры Р.Ш.Таһиров һәм аның фикердәшләре тарафыннан җыелган материалларга ул вакытта ихтыяҗ белдерелми (соңрак аларның бер өлеше ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтына тапшырыла).

Татар энциклопедиясен әзерләү һәм бастыру

1980 еллардагы үзгәртеп корулар барышында, татар халкы Татарстанның дәүләт суверенитеты өчен көрәш алып барган һәм татар халкын өйрәнү яңа көч белән үсеш алган чорда, Татарстан АССР МСның «Татар Совет Энциклопедиясен әзерләү һәм бастыру турында» карары (1989) нигезендә, Татар энциклопедиясенең Фәнни-оештыру советы (М.Х.Хәсәнов (рәис), В.Е.Алемасов, М.З.Зәкиев, А.И.Коновалов, Р.Г.Юсупов һ.б., барлыгы 46 кеше) һәм Татар энциклопедиясенең Баш фәнни мөхәрририят коллегиясе (М.Х.Хәсәнов (рәис), Б.А.Арбузов, К.Ә.Вәлиев, Р.З.Сәгъдиев, И.А.Тарчевский, П.А.Кирпичников, В.Н.Пудовик, Ә.Р.Тенишев һ.б., барлыгы 48 кеше) төзелә.

1990 ел башында «Татар энциклопедиясе»н татар, рус һәм инглиз телләрендә әзерләү һәм бастыру буенча фәнни-оештыру эшләрен координацияләү максатыннан СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында 13 кешедән торган Татар энциклопедиясе бүлеге булдырыла (мөдире — Ф.С.Хәкимҗанов). 1992 елның 1 мартына бүлек тарафыннан басманың татар телендәге беренче Генераль лөгатьлеге һәм рус телендәге энциклопедик сүзлек мәкаләләренең күпчелек өлеше әзерләнеп җитә.

1992 елдан 1994 елга кадәр бүлек ТР ФА Президиумы каршында эшли. 1994 елда әлеге бүлек нигезендә ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты (җитәкчесе — ТР ФА Президенты М.Х.Хәсәнов; аның урынбасары — Г.С.Сабирҗанов; 2014 елның декабреннән — ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты) оештырылганнан соң, «Татар энциклопедиясе»нең фәнни концепциясенә үзгәрешләр кертелә һәм аның Генераль лөгатьлеге киңәйтелә, рус һәм татар телләрендә Татар энциклопедия сүзлеге төзү буенча планлы эш башлана.

ТР Президенты М.Ш.Шәймиевның «Татар энциклопедиясе» программасы турында» Указы һәм «Татар энциклопедиясе»нең баш мөхәррире турында Нигезләмә» (1997) басылып чыкканнан соң, рус һәм татар телләрендә күптомлы «Татар энциклопедиясе» төзүгә керешелә.

2014 елда «Татар энциклопедиясе»нең рус телендәге 6 томлы, 2018 елда — татар телендәге 6 томлы басмаларын нәшер итү уңышлы тәмамлана.

Күптомлы «Татар энциклопедиясе»нең концептуаль нигезендә, кайда яшәүләренә карамастан, фән, мәгариф, спорт өлкәсендәге, иҗтимагый, сәяси, хәрби, дини, хуҗалык һ.б. эшчәнлегендәге казанышлары белән танылган татар милләте вәкилләрен, шулай ук, кайсы милләттән булуларына карамастан, Татарстанның атаклы кешеләрен энциклопедиягә кертергә мөмкинлек бирүче «барысы да — татарлар һәм Татарстан турында» принцибы ята. «Татар энциклопедиясе»нең 6 томында якынча 21 мең «кара сүз», шул исәптән шәхесләргә багышланган 9 меңләп мәкалә бар. «Татар энциклопедиясе»ндә Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләрнең татар диаспорасы вәкилләре лаеклы чагылыш таба.

Татар энциклопедистикасының хәзерге торышы

2013 елда Казандагы 27 нче Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары — «Универсиада-2013» уңаеннан иллюстрацияле «Татарстан» энциклопедиясе, 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына туры китереп, иллюстрацияле кыскача «Татарстан» энциклопедиясе, 2016 елда гаммави мәгълүмат чаралары өчен «Татарстан Республикасы» энциклопедик белешмәлеге, 2017 елда рус телендә «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары» («Природа и природные ресурсы Республики Татарстан») энциклопедиясе, шулай ук институт коллективы катнашында татар телендә «Габдулла Тукай» энциклопедиясе (2016) дөнья күрә.

Хәзерге вакытта Татарстанда тармак энциклопедияләре: «Татарстан Республикасының торак пунктлары» («Населённые пункты Республики Татарстан», 3 томда; 1 нче томы 2018 елда дөнья күрә), «Казан» («Казань»), «Татарстан халыклары» («Народы Татарстана»), шулай ук мәдәният һәм сәнгать, мәгариф һәм фән, физик культура һәм спорт буенча төрле белешмәлек басмалар әзерләү эшләре бара.

Татар энциклопедияләре басылып чыгу Татарстанда Актаныш, Апас, Әлмәт, Балтач, Буа, Зәй, Спас һ.б. районнарның муниципаль энциклопедияләре һәм белешмәлекләре, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының кайберләрендә («Сембер-Ульянов төбәге татарлары» — «Татары Симбирско-Ульяновского края», 2016) һәм БДБ илләрендә («Казакъстан татарлары» — «Татары Казахстана» иллюстрацияле энциклопедик белешмәлеге (2016), «Казакъстан татарлары» — «Татары Казахстана» иллюстрацияле кыскача энциклопедиясе (2017)) татар диаспораларына багышланган энциклопедик сүзлек-белешмәлекләр дөнья күрүгә этәргеч бирә. Милли энциклопедик басмалар әзерләп нәшер итүдә БДБ илләре арасында Казакъстан Республикасының татар диаспорасы вәкилләре актив эшчәнлек алып бара («Казакъстан татарлары: энциклопедик сүзлек» — «Татары Казахстана: энциклопедический словарь», Алма-Ата, 2011, 2015; Астана, 2014).

Әдәбият                

Яруллина А.Г., Хәмидуллин Л.Х. Татар энциклопедясенең нигез ташлары // Фән һәм тел. 2005. №1; 

Гыйлем хәзинәсе. Казан, 2009; Вәлиев Р.М., Ногманов А.И., Айнетдино ва Л.М. Татарстанда энциклопедия фәне алгарышы: традицияләр һәм перспективалар // Фән һәм тел. 2012. № 1–2; 

Шәйдуллин Р.В., Вәлиев Р.М. XIX гасырның икенче яртысында — XXI гасыр башында Россиядә татар милли энциклопедистиканың барлыкка килүе һәм үсеше // Фәнни Татарстан. 2014. № 4; 

Сабирзянов Г.С. Универсальный свод знаний // Наука и общество. 1995.  №2; 

Региональные энциклопедии: проблемы общего и особенного в истории и культуре народов Среднего Поволжья и Приуралья. Казань, 2007; 

Исторический опыт, актуальные проблемы развития российской региональной энциклопедистики: сборник статей Всероссийской научно-практической конференции (г.Уфа, 27–28 сентября 2012). Уфа, 2012; 

Российская многонациональная энциклопедистика: история и современность: Сб. науч. работ. К., 2017; 

Сабирзянов Г.С. Энциклопедистика в Татарстане и некоторые вопросы историографии народов Поволжья и Южного Приуралья // Українська енциклопедистика: матеріали Другої міжнародної наукової конференції (м.Київ, 17 червня 2011 року). Киев, 2014; 

Шайдуллин Р.В. Татарская энциклопедистика: настоящее и будущее // Вестник Казанского государственного университета культуры и искусств. 2013. № 4 (2); 

шул ук. Татарская энциклопедистика: реалии и перспективы // Научный Татарстан. 2013. № 4.

Автор — Р.В.Шәйдуллин