Эчтәлек

Татар гамәли бизәлеш сәнгатендә иң борынгы иҗат төрләренең берсе.

Уеп киселгән асылташлар элек-электән бизәмәләр, бөтиләр ролен уйнаган, мөһер яисә тамга сыйфатында кулланылган. Рәсемне махсус кискеч белән уйганнар, таш өслеген игәү белән эшкәрткәннәр, аннары шомартып ялтыратканнар.

Зәргәрчелек эшләнмәләрендәге ахак, фирәзә, яшма, гәрәбә, якут, халцедон, мәрҗән кабырчыгы һәм башка ташлы кашларда гарәп язуындагы Коръән гыйбарәләре, изге теләкләр, иясенең исеме, геометрик бизәк, үсемлек һәм җәнлек рәсеме рәвешендәге глиптика кулланылган.

XVIII йөз – XX йөз башында ясалма ташларда (күбрәк яндырылган балчык төсендә) глиптика башкару таралыш ала. Силикатлар катнашмасын һәм башка кушылмаларны эретү юлы белән алынган мастика, суынып, каты халәткә кергәннән соң тонык төс ала һәм структурасының йомшаклыгы белән аерылып тора, бу исә рәсемне ачык һәм төгәл башкару мөмкинлеген бирә. Контрастлылыкны көчәйтү өчен татар зәркәннәре еш кына рәсем өстеннән сумалалы матдәләр нигезендә ясалган ак буяу йөгерткәннәр. Кайбер очракларда мастикага бизәк һәм язулар махсус калып ярдәмендә төшерелгән.

Татар осталары тарафыннан глиптика ир-ат һәм хатын-кыз йөзекләренең асылташ кашларын, аеллар, хаситә, чулпы, яка чылбыры, изү, Коръән тартмачыклары бизәүдә кулланылган. Ияләренең исеме яисә тамгасы уелган йөзекләр, урта гасырлардан алып, мөһер буларак йөргән.

Безнең көннәргә кадәр сакланган глиптика үрнәкләренең иң борынгысы – болгар йөзегенең гарәбә кашы яисә асылмалы мөһер – X–XII йөзләргә карый. Ул А.П.Смирнов тарафыннан Суар шәһәрендә үткәрелгән казу эшләре вакытында табыла. Кисек пирамида формасындагы әлеге каш өслегенә гарәп хәрефләре белән иясенең исеме – «Арслан» дип язылган. Борынгы йөзекләр татарлар арасында соңрак та, XX йөз башларына кадәр кулланылышта була.

XVIII йөзнең 2 нче яртысы – XX йөз башында саклагыч бөти ролен үтәүче эшләнмәләрдә, бигрәк тә хаситә бизәмәләрендә гарәп язуы рәвешендәге глиптика таралыш ала.

1920 еллардан традицион зәргәрчелек сәнгатенең бетүгә йөз тотуы һәм дингә каршы пропаганда, гарәп имлясының бетерелүе сәбәпле татар осталары иҗатында глиптика кулланылмый.

Әдәбият

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951;

Валеев Ф.Х. Древнее и средневековое искусство Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 1975;

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство казанских татар: его развитие и истоки (по материалам XVIII — начала XX вв.): Дис.... М., 1980;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Ювелирное искусство // Декоративно-прикладное искусство казанских татар. М., 1990.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова