Биографиясе

1914 елның 14 сентябре, Казан губернасы, Буа өязе Чепкас-Ильметьево авылы – 2002 елның 10 сентябре, Чабаксар шәһәре.

1937 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1941 елда Чкаловск педагогика институтының теоретик механика кафедрасында, 1944 елдан Казан суворовчылар хәрби училищесендә.

1951 елдан Казан университетында: Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында, җир асты гидромеханикасы бүлеге мөдире (1952 елдан), физика-математика (1958–1961) һәм механика-математика (1961–1967) факультетлары деканы.

И.Н.Ульянов исемендәге Чуаш университетының беренче ректоры (1967–1981, Чабаксар шәһәре), бер үк вакытта теоретик механика кафедрасы мөдире (1967–1987), шул ук кафедраның профессоры (1987 елдан).

Хезмәтләре аналитик механикага, механиканың вариативлык принципларына, җир асты гидромеханикасына карый. С.Ф.Сайкин су-нефть контакты формалашу һәм аның хәрәкәте мәсьәләләрен тикшерә. Бериш булмаган һәм аерым кисәкләре бериш булмаган нефть катламнарында басым кырын билгеләү алымы авторларының берсе.

СССР Югары Советы (1970–1979), Чуаш АССР Югары Советы (1981–1985) депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

С.Ф.Сайкин исеме Чуаш АССРның Хезмәт даны һәм батырлыгы мактау китабына кертелгән.

Хезмәтләре

О дифференциальных принципах механики // Уч. зап. Казан университета. 1952. Т. 112, кн. 9.

Водонефтяной контакт и некоторые гидромеханические методы определения его положения. К., 1964.

Дифференциальные принципы механики // Изв. АН Чуваш. Респ. 1994. № 2 (автордаш).