Эчтәлек

Аммоний сульфиды, күкертле водород яки селтеле металлар сульфидлары белән тәэсир итеп ароматик нитрокушылмалардан аминнарны кайтару

1842 елда Казанда Н.Н.Зинин тарафыннан а-нитронафталин һәм нитробензолдан тиңдәшле рәвештә а-аминонафталин һәм анилин кайтарылуы тәҗрибәсендә ачыла.

Кайтаручылары – күкертле водород һәм аммоний сульфиды.

Зинин реакциясенең органик синтезны үстерүдәге әһәмияте шактый зур, сәнәгый синтетик буяу, шартлаткычлар, дару һәм башка матдәләр җитештерү өчен нигез булып хезмәт итә. Антрахинон рәте аминнарын алу, өлешчә ди- һәм полинитрокушылмалар кайтару өчен кулланыла.

Әдәбият

Вацуро К.В., Мищенко Г.А. Именные реакции в органической химии: Справ. М., 1976.