Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге рус чыганакларында По Ключу Муй-Илга исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук өс-баш киемнәре тегү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында 2 мәчет, тегермән, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1128,2 дисәтинә тәшкил итә.

Чөмә-Елга мәчетләренең берсе 1905 елда Кукмара шәһәрендәге татар сәнәгать предприятиесе хуҗасы акчасына төзелә. Бина – классицизм юнәлешендәге эклектика элементлары белән татар халык төзелеш сәнгате традицияләрендәге дини архитектура истәлеге.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1921–1922 еллардан Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Арча, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан Арча районында.

Хәзер Сеҗе авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Сабанчы” колхозы оештырыла, 1959 елда Куйбышев исемендәге (Гөберчәк авылы) колхоз составына керә. 1995 елдан “Чулпан” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Ак барс” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы сарык асрау, кырчылык белән шөгыльләнә.

2013 елга кадәр авылга башлангыч мәктәп эшли.

Авыл территориясендә таза тормышлы крәстиян Гали байның йорты сакланган (XIX йөз ахыры–XX йөз башы).

Фотограф Шакиров Р.Н. Татарстанның Арча районы Чөмә-Елга авылы урамы. 2016

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

З.Б.Гомәрова (1930–2002) – язучы.

Фотограф Шакиров Р.Н. Гали бай йорты. 2016

XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы. Татарстанның Арча районы Чөмә-Елга авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 110 ир заты;
1859 елда – 563,
1897 елда – 814,
1908 елда – 806,
1920 елда – 860,
1926 елда – 821,
1938 елда – 649,
1958 елда – 364,
1970 елда – 252,
1979 елда – 279,
1989 елда – 117,
2002 елда – 97,
2010 елда – 69,
2015 елда – 65 кеше (татарлар).