Биографиясе

1929 елның 26 июне, Башкортстан АССРның Аскын районы Көбъяз авылы – 2000 елның 30 августы, Уфа шәһәре.

1952 елда Уфа авиация институтын тәмамлаганнан соң, Машиналар төзү заводында (Артемовск шәһәре, Свердловск өлкәсе) эшли, 1954 елдан заводның махсус КБнда, 1960 елдан аның тикшеренүләр секторы башлыгы, 1964–1967 елларда яңа техника буенча баш инженер урынбасары.

1967 елдан Уфа авиация институтының авиация теориясе һәм ракета двигательләре кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре турбомашиналар теориясенә һәм исәпләүләренә, шулай ук стеналар тирәли турбулентлы хәрәкәткә карый.

Файдалы эш коэффициенты югары булган яңа аэродинамик вентиляторлар схемасын эшли.

Гидравлик шома һәм кытыршы үткәргеч торбада сыеклыкларның стеналар янында уртача турбулентлы хәрәкәтләнү теориясен төзи.

Стеналар янында турбулентлы җылылык һәм массаалмашу хәрәкәте теориясен үстерә.

Хәрәкәтнең йомык тигезләмәләрен, кинематик һәм динамик параметрларын тасвирлый.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән Россия Космонавтика федерациясенең академик А.Д.Надирадзе исемендәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Вентиляторы: Атлас конструкций. М., 1968;

Пристенное турбулентное движение. Уфа, 1979;

Теория турбулентного движения в элементах летательных аппаратов. Уфа, 1989;

Теория внутреннего турбулентного движения. Уфа, 1999.