Биографиясе

1924 елның 25 декабре, Башкортстан АССРның Мишкә районы Яңа Сәфәр авылы – 1971 елның 25 гыйнвары, Ленинград шәһәре.

1942 елның августыннан Кызыл Армиядә; сентябрьдән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче армиянең 77 нче укчылар дивизиясе 221 нче укчылар полкында танкка каршы атучы мылтыкны төзәүче.

Үзәк, Көнбатыш, 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша. 1943 елның 28 сентябрендә Гомель өлкәсенең Комарин районы Брагинск поселогы өчен барган сугышта һәм Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә.

Хәрби училище тәмамлый (1956). Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифалар башкара. 1969 елдан отставкада.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Геройлар китабы – Книга героев. Казань, 2000.

Навечно в сердце народном. Минск, 1984.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1985. Кн.3.