Эчтәлек

Берничә өлештән — ханның яраннары да кергән шәхси һәм аның хатыннары ставкаларыннан торган дип фаразлана. Урдада гаскәр башлыклары, түрәләр, гаскәрләр, күчмә мәчетләр, мөселман руханилары һ.б. була. Урда белән сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр күченеп йөри.

XIV йөз гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута Үзбәк хан ставкасын: «Алар урду дип атый торган ставка килде һәм без үзенең халкы белән хәрәкәтләнүче зур шәһәр күрдек; анда мәчетләр һәм базарлар, аш пешерү урыннарыннан һавага төтен күтәрелә; алар барган көйгә ашарга пешерәләр, ә атлар алар төялгән арбаларны тартып бара. Туктау урынына җиткәч, чатырларны арбалардан алып, җиргә урнаштыралар, чөнки алар бик җиңел күчерешле. Алар мәчетләр һәм кибетләрне дә шул рәвешле коралар», — дип тасвирлый.

Г.А.Фёдоров-Давыдов раславы буенча, XIV йөз ахырында — XV йөздә «Урда» атамасы тулысынча дәүләткә күчерелә. XV йөз башында язылган «Искәндәр анонимы» әсәре авторы Мөгыйн әд-дин Натанзи Җүчи Олысы территориясендә барлыкка килгән дәүләтләр Ак Урда һәм Күк Урда дип аталалар, дип яза. «Урда» атамасы рус елъязмаларында да чагылыш таба, аларда Морат Урдасы, Мамай Урдасы, Күк Урда, Олы Урда һ.б. искә алына.

Әдәбият  

Фёдоров-Давыдов Г.А. Кочевая Орда в Улусе Джучи // Вестн. Моск. университета. 1970. № 5; 

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII–XIV вв. М., 1985.

Автор — И.Р.Вәлиуллин