Чын фамилиясе Насыйбуллин.

Биографиясе

1903 ел, Әстерхан шәһәре — 1942 елның 30 марты, Казан.

Беренче профессиональ татар актёрларының берсе.

Сәхнә эшчәнлеген 1917 елда Әстерхан татар театрында башлап җибәрә. 1920–1930 елларда Әстерхан драма һәм Татар академия (Казан) театрларында эшли, 1941 елдан Әстерхан татар театрының баш режиссёры.

Иҗаты

Үзенчәлекле сәләткә ия буларак, Уральский I персонажның асылына тирәнтен үтеп керә белүе белән аерылып торган шактый образлар иҗат итә, ул аларны истә калырлык ачык, вакыт-вакыт парадоксаль һәм үткен сатирик формада чагылдыра: Юныс («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Туктамыш («Ил», К.Тинчурин), Самат («Бишбүләк», Т.Гыйззәт), Сатин («Тормыш төбендә», М.Горький), Вишневский, Беркутов («Төшемле урын», «Бүреләр һәм сарыклар», А.Н.Островский), Ляпкинститутяпкин («Ревизор», Н.В.Гоголь), Президент («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер) образлары шундыйлардан. Хәлил («Галиябану», М.Фәйзи), Таһир («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш), Кыям («Беренче чәчәкләр», К.Тинчурин) рольләрен башкарганда, актёр жанр табигатен нечкә тоеп эш итә һәм тамашачы игътибарына зур төгәллек белән җиткерә.

Әдәбият

Мәхмүтов Һ. Әстерханда татар театры (Тарихи очерк) // Мирас. 1994. № 1–3, 7–12; 1995. № 1–8; 

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. К., 2005; 

шул ук. Театр имени Камала. К., 1986.

Автор — И.И.Илялова