Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда, башка мәгълүматлар буенча, 1915 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Кече Мәми авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Малалла” авыл хуҗалыгы артеле оештырыла, 1929 елда “Кызыл Йолдыз” итеп үзгәртелә, 1947 елда – “Мәми” авыл хуҗалыгы артеле, 1958 елда – берләштерелгән Җәлил исемендәге колхоз, 1989 елда “Рассвет” колхозы составына керә. 1993 елдан – “Рассвет” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан – “Золотой Колос” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2012 елдан – “Заволжье” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – “Ак Барс кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 60,
1938 елда – 132,
1949 елда – 113,
1958 елда – 89,
1970 елда – 79,
1979 елда – 69,
1989 елда – 61,
2002 елда – 60,
2010 елда – 50,
2017 елда – 47 кеше (чуашлар – 85%, руслар – 15%).