- РУС
- ТАТ
физик-химик, химия фәннәре докторы (1967), профессор (1968), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1968)
1908 елның 26 июле, Пенза шәһәре — 1994 елның 22 феврале, Казан.
1937 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, 1991 елга кадәр шунда ук эшли (бүленеп: 1942–1945 елларда В.И.Ленин исемендәге заводта), физик һәм коллоидлы химия кафедрасы мөдире (1965–1987).
Хезмәтләре органик кушылмалар электрохимиясенә, электрокатализга карый.
Никулин, беренчеләрдән булып, электрохимик реакцияләр кинетикасына электрод төзелешенең тәэсирен өйрәнү өчен, монокристаллар алымын куллана, органик кушылмаларны каты электродларда электросинтезлау алымын кулланып табу юлын күрсәтә. Коррозия, электр белән шомарту процесслары, ультратавышның органик кушылмаларны электрохимик кайтаруны көчәйтү тәэсире турындагы хезмәтләр авторы. Трофей дарыларның составын тикшерүдә, Бөек Ватан сугышында катнаша.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Восстановление пировиноградной кислоты в зависимости от структуры и кристаллографической характеристики электрода // Журн. физ. химии. 1961. № 34 (автордаш);
Краткий курс физической химии. М., 1978 (автордаш);
Электрохимические реакции с участием 1,3,5-тринитрозо-,1,3,5-триазациклогексана // Журн. общей химии. 1990. Т. 60, вып. 1 (автордаш).
Институт полимеров (полимерный факультет 1971–2001): Краткий биогр. справ. К., 2001.
Автор — В.Г.Абзалова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.