Эшкуарлар һәм җәмәгать эшлеклеләре Александровлар Казан тарихында бик якты эз калдыралар.

Сергей Евсеевич Александров (1792–1870), Россиянең чәй базарында зур монополист, үзенең кияве И.И.Алафузов белән бергә "С.Е.Александров һәм И.И.Алафузов Казанда" ("С.Е.Александров и И.И.Алафузов в Казани") фирмасын оештыра. Аларның предприятиесендә меңнән артык кеше эшли.

Александр Сергеевич Александров (1844–1883), Сәүдәгәрләр банкын оештыручыларның берсе һәм беренче рәисе (1873). Александровлар пассажы хуҗасы. Күп сандагы иганә өчен алтын медаль белән бүләкләнә (Александра һәм Николай исемендәге балалар ятимханәләрен, Александровлар шәһәр хастаханәсен тоту өчен акчалар бирә).

Ольга Сергеевна Александрова-Гейнс (1850–1927), Александр Константинович Гейнс хатыны, туганы Александр Сергеевич Александров үлгәннән соң, аның милкенең бердәнбер варисы була һәм хәйриячелекне үзенең төп шөгыле итә.

1881 елдан Ксения кыз балалар гимназиясе попечителе: 1889 елда аның өчен бина сатып алырга 50 мең сум акча бирә.

1889 елда Казанда хастаханә ачуга 85 мең сум һәм аның карамагында балалар бүлегенә 15 мең сум акча кертә. Александра исемендәге балалар ятимханәсенең яңа бинасын төзүгә акча бирә, 30 елдан артык аның попечителе була.

1890 елда Александровлар пассажын Казанга бүләк итә. Аның өчен аңа Казанның мактаулы гражданы исеме бирелә.