4 төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк Америкада таралган.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Гади кыр чыпчыгы (A. flammea) барлык районнарда очрый, тау чыпчыгы (A. flavirotris) һәм аксыл тау чыпчыгы (A. hornemanni) сирәк очып килүче төрләр. Каен, зирек һәм тал утыртмаларында яшиләр.

Гәүдә озынлыгы 12-14 см, авырлыгы 10-15 г. Каурый капламы куе, тыгыз. Гади тау чыпчыгының өсте буй-буй кара-чуар, соры-көрән, асты ак төстә. Башы куе кызыл «бүрекчек»ле. Муены кыска. Томшык астында муенында зур булмаган кара тап бар. Ата кошларның түше ачык кызыл төстә. Тау чыпчыгы гади кыр чыпчыгыннан куе кызыл «бүрекчеге» булмау белән аерыла. Аксыл кыр чыпчыгының өсте аксыл, койрык өсте – ак, ата кошның түше алсу төстә. Очкан вакытта кошның төсе ак булып күренә.

Томшыгы нык, төбенә таба калынайган. Канатлары уртача озынлыкта. Оясын агач һәм куакларның аскы ботакларында ясый. Төркем булып яшиләр. Кызыл-көрән тимгелле 4-6 зәңгәрсу-яшел йомырка сала. Йомыркалар өстендә, чиратлашып, ата белән ана кош икесе дә утыра. Орлыклар, җиләкләр һәм вак бөҗәкләр белән туклана.

Гади кыр чыпчыгы