Биографиясе

1891 елның 7 апреле, Пермь шәһәре – 1971 елның 22 декабре, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген 1913 елда «Нур» труппасында башлый. Карун («Карун», Мольер), Хәйрүш («Казанга сәяхәт», И.Багданов) кебек рольләр башкара.

1919–1921 елларда В.М.Азин командалыгындагы 28 нче дивизия каршында эшләгән фронт театр труппасын җитәкли.

1921 елдан Татар академия театры труппасында, анда Камали («Банкрот», Г.Камал), Ахун («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), гофмаршал Фон Кальб («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Озрик («Гамлет», У.Шекспир), Апанас («Изге әманәт», Т.Гыйззәт), Йосыф («Яшь гомер», Г.Коләхмәтов) рольләрен башкара.

Соңрак Татар академия театрында, Татар филармониясендә администратор булып эшли.

Мемуарлар, пьесалар авторы.

Әдәбият

Артистның тормыш юлы // Казан утлары. 1966. № 6–8.