Биографиясе

1895 елның 29 сентябре, Витебск губернасы, Полоцк өязе Марьяново авылы – 1920 елның 18 феврале, Кубань өлкәсенең Тихорецкая станицасы.

Полоцк шәһәр училищесен тәмамлый (1910). Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1918 елның февраленнән Көнчыгыш фронтта – Латыш коммунистик отряды, июльдән Вятка батальоны командиры. Шул елның сентябрь башыннан Көнчыгыш фронтның 2 нче армиясендә – Казанны азат итү сугышында Арча ягыннан һөҗүм итүче гаскәри берәмлек командиры буларак таныла. Баш күтәргән чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык Армиясе көчләреннән шәһәрне азат иткәч, сентябрь урталарыннан 2 нче берләштерелгән дивизия командиры, Сарапул, Ижевск, Воткинск шәһәрләрен азат итү шул дивизиягә йөкләнә.

1918 елның декабреннән 28 нче укчылар дивизиясе башлыгы, адмирал А.В.Колчак гаскәренә һәм соңрак, 1919 елның сентябреннән, генерал А.И.Деникин көчләренә каршы сугыша.

1920 елның 17 февралендә Төньяк Кавказдагы Целина станциясе янындагы сугыш барышында әсир ителә, җәзалап үтерелә.

Бүләкләре

Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Макаров Ф.П. К боевой биографии Азина В.М. Ижевск, 1935.

Владимир Азин. Ижевск, 1958.

Захаров С.А. Владимир Азин. Свердловск, 1960.

Ладухин В.Н. Азин. М., 1967.

Кондратьев Н.Д. Начдив Владимир Азин. М., 1968.