Биографиясе

1901 нелның 7 гыйнвары, Казан өязенең Арча волосте Яңасала авылы – 1999 елның 7 мае, Казан).

Авыл мәдрәсәсендә укый, 1919 елдан укытучылык итә. 1920–1924 елларда Кызыл Армия сафларында; 1920 елда Сиваш – Перекоп өчен барган сугышларда катнаша. 1924 елда армия хезмәтеннән кайткач, Эчке эшләр халык комиссариатының Казандагы берьеллык махсус мәктәбендә укый, соңыннан 1929 елга кадәр Арча кантоны милиция органнарында эшли, 1932 елда Балтачта һәм Дөбъязда халык тикшерүчесе, халык судьясы хезмәтен башкара.

1932 елдан Г.Бәширов Казанда: «Кызыл Татарстан» газетасы хәбәрчесе (1936 елга кадәр), «Совет әдәбияты» журналының җаваплы сәркәтибе (1938 елга кадәр). 1941 елда Татарстан дәүләт нәшриятында матур әдәбият бүлеге мөхәррире, 1941–1942 елларда (Г.Кашшаф һәм И.Гази белән бергә) «Совет әдәбияты» журналының җаваплы сәркәтипләренең берсе, 1942–1944 елларда ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Радиолаштыру һәм радиотапшырулар комитетында баш мөхәррир.

Г.Бәширов җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, 1953–1958 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары. ТАССР Югары Советы (1951–1955), ике чакырылыш СССР Югары Советы (1954–1962) депутаты була.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Гомәр Бәширов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Г.Бәширов әдәбиятка 1930 еллар башында килә.

1930–1940 елларда Г.Разин исеме белән таныла. «Канлы бармаклар» исемле беренче хикәясе 1931 елда Мәскәүдә «Ударниклар» журналында басыла. Г.Бәшировның алдагы иҗатына да хас булган туган ил темасын яктырткан «Соңгы сугыш» дигән беренче китабы 1934 елда Казанда нәшер ителә.

Әдипнең сугышка кадәрге иҗат биографиясендә иң күренекле урын тоткан «Сиваш» повесте (1937) Кызыл Армия сугышчыларының 1920 елда Сивашны кичкәндәге батырлыклары турында.

Г.Бәширов совет халкының фашист илбасарларына каршы героик көрәшен чагылдырган «Намус» (1947; рус теленә тәрҗемәсе «Честь», 1949) романын сугыш барган көннәрдә яза башлый. Шул чор татар авылын сурәтләп, автор үз халкының бай рухи дөньясын ачып бирә. Романның төп герое – фидакарь, көчле рухлы, кешелекле, эчкерсез Нәфисә – сугыштан соңгы татар әдәбиятында иң уңышлы хатын-кыз образларыннан берсе булып таныла. Роман татар укучылары арасында гына популярлык казанып калмый, СССР халыклары телләренә дә тәрҗемә ителә һәм 1951 елда СССР Дәүләт бүләгенә лаек була. Төрле елларда романның рус телендә унлап басмасы (1 млн нан артык гомуми тираж белән) дөнья күрә, инглиз, француз, немец, испан, кытай, венгр, поляк, чех, болгар һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.

1960–1970 еллар – Г.Бәширов иҗатында яңа этап. Бу елларда татар әдәбияты шактый югары иҗади биеклеккә күтәрелә. Язучылар, узган чор әдәбияты проблемаларын кабат күздән кичереп, яңалыкны яктыртырга омтылалар, әдәби эзләнүләр тирәнрәк, киңрәк колач ала.

Яңа шартларда Г.Бәширов, «Туган ягым – яшел бишек» (1967; рус теленә тәрҗемәсе «Родимый край – зеленая моя колыбель», Мәскәү, 1972) повесте белән революциягә кадәрге үткәнгә мөрәҗәгать итеп, үз балачагы чорындагы татар авылы тормышын хәтердә яңарта. Повестька халыкның рухи яшәешен чынбарлыктагыча сурәтләү хас. Бу әсәр татар әдәбиятында яңа күренеш була, чөнки 1917 елдан алып элекке тормыш чиктән тыш берьяклы, кагыйдә буларак, тискәре яктан гына яктыртыла. Г.Бәширов үзенең повестенда революциягә кадәрге татар авылының күп гасырлардан килгән традицияләргә, гореф-гадәтләргә, белемгә омтылу, китапка хөрмәт белән карау кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгән бай рухи тормыш белән яшәвен сурәтли.

Бер үк вакытта Г.Бәширов замандашларының рухи-әхлакый асылына игътибар юнәлтә. «Намус» романы белән «Туган ягым – яшел бишек» повестеның логик дәвамы булып «Җидегән чишмә» (1977) романы тора. Әлеге әсәрендә Г.Бәширов рухи-әхлакый проблеманы кешенең үзен чолгап алган табигать белән үзара мөнәсәбәте аша ача. Әдип фәнни-техник үсеш заманында кешеләрнең үз-үзләрен тотышын әхлакый яктан бәяләүдә моңа бик әһәмиятле, хәтта хәлиткеч фактор итеп карый. Ул татар әдәбиятында беренчеләрдән булып табигатькә сакчыл караш мәсьәләсен күтәреп чыга. Аның фикеренчә, табигать байлыкларына битараф булу – кеше язмышына да салкын карау дигән сүз. Бу проблемада милли аспектның да йогынтысы бар – роман геройларының табигатькә мөнәсәбәте менталитетка бәйләп аңлатыла.

Г.Бәширов күп еллар дәвамында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү эшчәнлеге алып бара. Ул туплаган һәм әдәби яктан эшкәрткән халык әкиятләре, җырлары, мәзәкләре күптомлы «Татар халык иҗаты» басмасында, «Мең дә бер мәзәк» (1963; рус теленә тәрҗемәсе «Тысяча и один мэзэк», 1989), «Туган тел мәзәкләре» (1995) китапларында дөнья күрә.

Әхлакый-психологик «Көзге ачы җилләрдә» (1984), «И язмыш, язмыш» (1990, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1996), «Сарут» (1990) повестьлары гуманистик идеяләр белән сугарылган, аларда тормыш, бүгенге көн турында уйланулар зур урын алып тора, кискен социаль проблемалар күтәрелә. Тәмамланмаган «Гыйбрәт» (2000) романы вакыт, авторның үзе турындагы уйлануларга нигезләнә.

Күпкырлы иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлеге өчен Г.Бәширов Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Октябрь Революциясе, Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Әсәрләр: 4 томда. Казан, 1981–1984.

Әдәбият

Җәләлиева М. Гомәр Бәширов. Казан, 1959.

Ахунов Г. Җир һәм күңел җырчысы // Әдәби язмышлар. Казан, 1970.

Мустафин Р. Зеленая колыбель Гумера Баширова // Вечерняя Казань. 1981. 7 января.

Камалов Б. Халкым үстергән Алып // Заман. 1996. 5 янв.

Автор – Ф.М.Мусин