- РУС
- ТАТ
Филолог, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты (1998), доцент (2007)
1972 елның 13 сентябрендә Казанда туган.
1994 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, аспирантурага укырга керә һәм "Русская литература в восприятии татарских читателей: эстетическая интерференция" (1998) темасы буенча диссертация яклый.
Хәзерге вакытта Казан университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты.
Фәнни эшләр өлкәсе – компаративистика һәм чагыштырма әдәбият белеме, аның башлангычы университетта 1990 елларда барлыкка килгән Казанның Әдәбиятларны чагыштырып өйрәнү мәктәбе традицияләре белән бәйле (җитәкчесе Җ.Г.Сафиуллин).
40 тан артык фәнни публикация, шул исәптән 4 уку-укыту ярдәмлеге һәм 2 фәнни монография авторы, аларның берсе А.З.Хәбибуллина белән автордаш, шулай ук рус һәм татар әдәбиятларының үзара бәйләнеш проблемаларына багышланган библиографик күрсәткеч авторларының берсе.
Русско-татарские литературные взаимосвязи: библиографический указатель. Казан, 1999 (автордаш).
Теория литературы: словарь для студентов, специализирующихся по сравнительной и сопоставительной филологии. Казан, 2010 (автордаш).
Эстетическая интерференция и проблемы сопоставительного литературоведения: учебно-методическое пособие. Казан, 2015.
Литература народов России: учебное пособие. Мәскәү, 2016 (автордаш).
Сопоставительная поэтика национальных литератур Казан, 2018 (автордаш).
Сопоставительная поэтика русской и татарской литератур: коллективная монография. Казан, 2019 (автордаш).
Элегия, элегическое, элегизм в русской и татарской поэзии: критерии сопоставительного исследования. Казан, 2021.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.