ТАССР Югары Совет Президиумының 1940 ел 1 февраль Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен хастаханәләр, клиникалар, поликлиникалар, амбулаторияләр, бала тудыру йортлары һәм башка дәвалау-профилактика һәм санитар учреждениеләре табибларына бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 1962 кеше лаек була.