Биографиясе

1911 елның 15 августы, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Балтамак авылы —1986 елның 15 гыйнвары, Казан.

ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты каршында Республика партия мәктәбен (1948), Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1964) тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1930 елда Сарман районының «Үрнәк яшьләр» колхозында хисапчы булып башлый.

Педагогик курсларны тәмамлаганнан соң (1931) Сарман, Чаллы районнары мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

1938–1946 елларда ВЛКСМның Чаллы район комитетында бүлек мөдире, ВКП(б)ның Чаллы район комитеты секретаре, 1948 елдан Мөслим район башкарма комитеты рәисе, 1950 елдан КПССның Минзәлә район комитеты 1 нче секретаре, 1957 елдан Мөслим район комитеты 1 нче секретаре, 1962 елдан Минзәлә территориаль җитештерү колхоз-совхоз идарәсе партия комитеты секретаре, 1965–1972 елларда КПССның Минзәлә район комитеты 1 нче секретаре.

Герой исеме терлекчелекне үстерүдә, ит, сөт, йомырка, йон җитештерү һәм әзерләүне арттыруда ирешелгән уңышлары өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1971–1975 елларда ТАССР ЮС депутаты.

КПССның 22 нче һәм 23 нче съездлары делегаты (1961, 1966).

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике алтын медале, ТАССР ЮСның Мактау грамоталары (1945, 1960, 1961, 1971) белән бүләкләнә.

Истәлеге

Минзәлә шәһәренең Геройлар аллеясында Хөсәеновка бюст куела, аның исеме белән бер урам атала, төбәкне өйрәнү музеенда аңа экспозиция багышланган.

Әдәбият

Минзәләнең алтын йолдызлары — Золотые звёзды Мензелинска. Мензелинск, 1999; 

Белялов У. Хусаинов Магсум Шайгазалиевич // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. К., 1980. Кн. 1; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003; 

Хакимов М.С. Сафаров М.А. Татары: Воины, труженики, патриоты: Биогр. справ. М., 2006.

Автор — М.Җ.Гаитов