- РУС
- ТАТ
Техник фәннәр докторы (2019), профессор (2023)
1980 елның 11 гыйнварында Алабуга шәһәрендә туа.
Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын "Физика, информатика һәм хисаплау техникасы" белгечлеге буенча (2002), Казан милли тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) Компьютер технологияләре һәм мәгълүматны саклау институтын "Информатика һәм хисарлау техникасы" юнәлеше буенча (2018) тәмамлый.
Фәнни карашлары формалашуга техник фәннәр докторлары, профессорлар В.И.Глова, Л.Ю.Емалетдинова йогынты ясый.
2001 елдан Алабуга шәһәренең 5 нче урта мәктәбендә ЭВМ (электрон хисаплау машинасы) белгече, 2002 елдан Алабуга дәүләт педагогия институтының информатика һәм дискрет математика кафедрасы ассистенты.
2003 елдан Казан милли тикшеренү техник университетында: компьютер системалары һәм мәгълүмати куркынычсызлык кафедрасы ассистенты, мәгълүмати куркынычсызлык системалары кафедрасында өлкән укытучы (2006), доцент (2007), профессор (2020).
Хезмәтләре нейро-төгәл булмаган модельләштерүгә һәм эксперт системаларының белем базаларын булдыру (2003 елдан), карарлар кабул итүгә ярдәм системаларында нейрочелтәрләргә һәм төгәл булмаган модельләштерү (2006 елдан), объектларның дискрет торышын бәяләүнең төгәл булмаган модельләрен булдыру һәм редукцияләү мәсьәләләренә (2015) карый.
Автор тарафыннан эшләнә һәм апробацияләнә: берләшмәләрдәге насос станцияләрендә катламнардагы давленияне тоту системаларында суүткәргечләрнең авариялелек торышын анализлау өчен белемнәр базасын булдыруның нейро-төгәл булмаган моделе (2006); эксперт системаларының белемнәр базасын булдыру өчен нейро-төгәл булмаган модельнең параметрларын оптимальләштерү һәм алдан көйләү алымы (2010); интеллектуаль системаларның белемнәр базасын редукцияләү алымнары (2015); электрон документлар әйләнеше системаларында биремнәр бүлүнең төгәл булмаган-продукцион моделе (2017); объектларның торышын бәяләүнең төгәл булмаган модельләрен төзү алымнары, алгоритмнары һәм программалы комплексы (2019); карарлар кабул итүгә ярдәм системаларында белемнәр базасын булдыру һәм куллану өчен нейро-төгәл булмаган модель һәм программалы комплекс (2022); объектларның дискрет торышын бәяләү модельләрендә төгәл булмаган кагыйдәләрне редукцияләү алымнары һәм программалы комплексы (2024).
Фәнни тикшеренүләренең төп идеяләре һәм фикерләре 355 фәнни һәм методик хезмәттә, шул исәптән 4 монографиядә, 10 уку ярдәмлегендә басыла.
ЭВМ өчен программаларны дәүләт теркәве турында 15 таныклык автордашы.
Кандидатлык диссертациясе: Эксперт системаларының белемнәр базасын булдыруның нейро-төгәл булмаган моделе һәм программалы комплексы (2006).
Докторлык диссертациясе: Билгесезлек шартларында объектлар торышын бәяләүнең төгәл булмаган модельләрен булдыру алымнары (2019).
1. Математическое и программное обеспечение формирования баз знаний мягких экспертных систем диагностики состояния сложных объектов: монография. Казань, 2013. 200 с.
2. Нейронечеткая модель формирования нечетких правил для оценки состояния объектов в условиях неопределенности // Компьютерные исследования и моделирование. 2019. Т. 11, № 3. С. 477–492.
3. Методы и алгоритмы формирования нечетких моделей оценки состояния объектов в условиях неопределенности // Вестник Технологического университета. 2019. Т. 22. № 3. С. 138–147.
4. Нейронечеткая модель и программный комплекс автоматизации формирования нечетких правил для оценки состояния объектов // Автоматизация процессов управления. 2019. № 1 (55). С. 21–29.
5. Нечеткие нейросети и генетические алгоритмы: Учебное пособие. Казань, 2022. 94 с.
6. Методы и алгоритмы редукции нечетких правил в моделях оценки дискретного состояния объектов // Прикаспийский журнал: управление и высокие технологии. 2023. № 3 (63). С. 20–27. (автордаш)
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.