- РУС
- ТАТ
Төзүче-инженер, «Чаллы шәһәр төзелеше» проект-төзелеш берләшмәсендә генераль директор (1973–1994), ТАССР, РФнең атказанган төзүчесе (1983, 1994)
1929 елның 14 феврале, Сарман районының Нөркәй авылы – 2016 елның 11 декабре, Чаллы шәһәре.
Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлый (1952). 1952–1973 елларда Якутск, Әлмәт, Зәй, Алабуга шәһәрләренең төзелеш оешмаларында эшли.
Аның җитәкчелегендә «Чаллы шәһәр төзелеше» берләшмәсе Чаллы, Алабуга, Казан шәһәрләрендә, шәһәр тибындагы Кама Аланы поселогында һәм авыл районнарында 6,5 млн кв.м дан артык торак йорт, социаль-мәдәни биналар, гыйбадәтханәләр төзи. Блок-секцияләрдән торган 100 модификациядән дә артык торак биналар төзү үзләштерелә.
Аның катнашында җитештерү-технологик комплектлаштыру базасы – йортлар төзү конвейеры булдырыла. 1994 елдан «ЭКАФ» эксперт-бәяләү фирмасы генераль директоры (Чаллы шәһәре).
Уйлап табуга 8 авторлык таныклыгы бар.
РФ Архитекторлар берлеге әгъзасы (1983).
СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты (1976). Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Механизация работ на строительстве жилых домов // Механизация строительства. 1980. № 5.
Опыт работы Набережночелнинского ДСК // Энергетическое строительство. 1982. № 9.
Снижение межзерновой пористости керамзитобетона // Жилищное строительство. 1986, № 6 (автордаш).
Челнинские известия. 1994. 24 февраля.
Чаллы-йорт. Память пламенных лет. Набережные Челны. 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.