Административ-территориаль буйсынуы

1926 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан авыл Октябрь районына керә. 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Киекле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Үрнәк» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Жданов исемендәге (үзәк утары – Киекле авылы), 1959 елдан – В.И.Ульянов исемендәге (үзәк утары – Киекле авылы) колхозлар, 1994 елдан – «Киекле» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – «Киекле» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – «Киекле», 2012 елдан «Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) эшли. Ял итү өчен корылмалар комплексы белән төзекләндерелгән «Үрнәк» чишмәсе бар.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре – Үрнәк I, II, III авыллыклары (элгәреге урта гасырлар чорының Имәнкискә культурасы), Үрнәк IV авыллыгы (болгар чоры) табыла.

Халык саны

1938 елда – 395,
1949 елда – 363,
1958 елда – 338,
1970 елда – 448,
1979 елда – 358,
1989 елда – 181,
2002 елда – 192,
2010 елда – 153,
2021 елда – 135 кеше (татарлар).