Псевдонимы Мәмәт Хәсән.

Биографиясе

1904 елның 24 июле, Ташкент – 1937 ел.

1930 елда ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Югары газета курсларын (Мәскәү) тәмамлый.

1918 елдан (бүленеп) Ташкентта яши.

Россия телеграф агентлыгының Төркестан бүлегендә тәрҗемәче, 1922 елдан «Кизил байрок» газетасында, 1924 елдан «Кизил Узбекистон» газетасында.

1927 елда Үзбәкстан ВКП(б) Үзәк Комитетының матбугат бүлеге мөдире урынбасары (Сәмәрканд шәһәре), 1928–1930 елларда «Камбагал дехкон» газетасы мөхәррире, 1933 елдан «Кизил Узбекистон» газетасы, 1936 елда – «Правда Востока» газетасы мөхәррире.

1930–1933 елларда Мәскәүдә: «Правда» газетасында эшли, ВКП(б) Үзәк Комитетының матбугат бүлегендә партия милли матбугаты эше өчен җаваплы була.

1928 елдан Үзбәкстан КП(б) Үзәк Комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге каршындагы үзбәк телендә иҗтимагый-сәяси терминология эшләү комиссиясе составына керә.

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Иҗаты

Язмалары Үзбәкстанда социализм төзүгә, мамыкчылык үсеше, беренче коммунарларга, Үзбәкстандагы милли матбугатка багышлана.

В.И.Ленинның әсәрләрен үзбәк теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият

Пидаев Т. Жизнь, отданная народу // Печать Узбекстана. 1968. № 5.

Ядгаров Х. Наш редактор // Правда Востока. 1968. 11 июня.