И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Нәкый Исәнбәт. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1899 елның 29 декабре, Уфа губернасы, Златоуст өязе Малаяз авылы – 1992 елның 15 сентябре, Казан.

Мулла гаиләсендә туа.

«Хәсәния» (1910–1912, Уфа) һәм «Мөхәммәдия» (1912–1916, Казан) мәдрәсәләрендә белем ала.

Кыска вакытлы педагогика курсларны тәмамлаганнан соң, 1917–1920 елларда Башкортстан авылларында балалар укыта.

1919–1922 елларда, укытучылык хезмәтеннән аерылмыйча, Уфа Халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетында, Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәт ияләре коммунистик университетында укый.

1917–1939 елларда мәктәпләрдә һәм техникумнарда татар, башкорт телләре һәм әдәбияты һәм башка фәннәрне укыта, методист, педагогика курсларның лекторы булып эшли (1917–1920, 1922–1923 елларда туган төбәге авылларында, 1923–1930 елларда Уфада, 1930, 1932–1937 елларда Казанда, 1938–1939 елларда Әтнә районында).

1920 еллар ахырында бер төркем татар-башкорт язучылары белән бергә контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнә (кара «Җидегәнчеләр» эше), 1929–1930 елларда аклана, ләкин үз хезмәтеннән читләштерелә, шул сәбәпле 1930–1932 елларда Казанда «Спартак» фабрикасында эшли.

1939 елдан профессиональ язучы.

Иҗаты

Исәнбәтнең беренче әсәрләре 1910 еллар уртасында басыла, алар арасында халык, кеше язмышы, шагыйрьнең җәмгыятьтәге урыны турында уйланулар белән сугарылган «Сукбай», «Укытучы кыз» поэмалары, «Рияга каршы», «Күңел ярасы», «Кешелек дөньясы», «Сугыш», «Инкыйлаб» шигырьләре бар.

«Коммуна тимерлегендә», «Пролетариат килә» исемле шигырьләрендә автор азатлык хакына актив көрәшкә чакыра. «Чаң» (1925) җыентыгына кергән шигырьләрендә ирекле күмәк хезмәткә, «Эшче Хафиз» (1920), «Днепрострой» (1932), «Нужа бабай» (1950) исемле поэмаларында һәм башка шигырьләрендә хезмәткә, яшьлеккә, мәхәббәткә, табигать гүзәллегенә дан җырлый.

Шул ук елларда руханилар тормышын яктырткан беренче пьесалары – «Әмирхан хәзрәт» (1916), «Сират» (1919) языла.

1920 елларда ул берничә комедия яза, мәсьәлән, «Һиҗрәт» (1923) пьесасында революциядән Себергә качучыларның трагикомик хәлләргә тарулары тасвирлана, «Пикүләй Шәрәфи» (1929) пьесасында автор нэпманнардан, ярым-йорты белемле мәдәният хезмәткәрләреннән, сугышчан атеистлардан, төрле ялган исемнәр белән йөрүчеләрдән, карак түрәләрдән көлә.

Бу чорда Н.Исәнбәт театр тәнкыйтьчесе буларакта актив эшли. Үзенең мәкаләләрендә һәм рецензияләрендә милли театр сәнгатенең уңышларына һәм проблемаларына бәя бирә («Таһир-Зөһрә», 1923; «Отелло», 1923; «Гамлет», 1924; «Әлмансур», 1924 һәм башкалар).

Н.Исәнбәт – 30 дан артык пьеса (драма, трагедия, комедияләр) авторы. Фольклор мотивларына нигезләнеп язылган «Хуҗа Насретдин» (1939, куела 1940), «Идегәй» (1941), «Түләк» (1942), «Җирән чичән белән Карачәч сылу» (1942, куела 1944), «Әбүгалисина» (1959, куела 1971), «Хәйләкәр Дәлилә» (1966), «Кырлай егете» (1965, куела 1968) пьесалары киң таныла һәм сәхнәдә зур уңыш белән бара.

Исәнбәт – «Түләк белән Сусылу» операсының либретто авторы (музыкасын Н.Җиһанов яза, 1944). Халыкчан теле әлеге пьесаларга Шәрекъ колориты, гадәти булмаган (ешрак көлкеле) хәлләр, геройларына милләтпәрвәрлек, батырлык, фидакарьлек, югары әхлаклылык хас.

Пьесаларның төп геройлары (Хуҗа Насретдин, Әбүгалисина, Дәлилә) тапкыр, оптимист, акыллы, гадел, ирек сөючән.

Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасына нигезләнеп язылган «Кырлай егете» фарс-комедиясендә шул чор тормышына сатирик мөнәсәбәт чагыла.

Тарихи вакыйгаларга таянып иҗат ителгән трагедияләрендә халыкның социаль тигезлек һәм гаделлек турындагы хыяллары сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. «Спартак» (1934) трагедиясендә борынгы Римдагы коллар күтәрелеше җитәкчесенең героик һәм трагик язмышы тасвирлана. «Идегәй» пьесасының вакыйгалары үзәгендә Алтын Урда чорының легендар гаскәр башлыгы һәм дәүләт эшлеклесе тора (кара: «Идегәй»).

Аерым пьесаларында Исәнбәт шәхес иреге һәм хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны мәсьәләләрен күтәреп чыга.

«Миркәй белән Айсылу» (1935, куела 1936) пьесасында кадимчеләрнең җәдитчеләргә каршы көрәше халык фаҗигасе буларак күрсәтелә; укытучы Җаннур – заманының алдынгы фикер иясе.

Геройлары театр сөюче XX йөз башы яшьләре, алдынгы татар зыялылары булган «Гөлҗамал» (1944) тарихи драмасында да шундый ук каршылык чагылыш таба. Беренче татар профессиональ актрисасы С.Гыйззәтуллина-Волжская образы – драматургның зур уңышы, аның Гөлҗамалы – югары идеаллар кешесе, чын милләтпәрвәр, фидакарь мәгърифәтче.

Н.Исәнбәт, халык, ил тарихы темасына тугры калып, «Болак арты республикасы» (1940), «Мулланур Вахитов» (1944), «Муса Җәлил» (1954) һәм башка әсәрләр иҗат итә. «Болак арты республикасы» – сәяси памфлет булса, калганнары – трагедия. Аларның геройлары югары идеаллар өчен һәлак булалар.

Бөек Ватан сугышы елларында Н.Исәнбәт иҗатында патриотик тема зур урын ала. Пьесаларның героикасы тарихи шәхесләр һәм фольклор персонажлары хисабына тагын да көчәя («Идегәй», «Мәрьям», 1943; «Түләк белән Сусылу», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов»).

Сугыш кайтавазы «Рәйхан» (1948) пьесасында да чагылыш таба. «Мәрди белән Нәфисә» (1974) драмасы – үткән сугыш еллары вакыйгаларына бәя бирә. «Зифа» (1954) комедиясендә гаилә тормышындагы, көнкүрештәге әхлакый кимчелекләр белән беррәттән чиновникларның башбаштаклыгы да фаш ителә.

1950 елларда сугыш темасы интернациональ позициядән чыгып ачыла. «Муса Җәлил» пьесасы – легендар татар шагыйренең һәм аның иптәшләренең фашистлар зинданындагы тормышлары һәм үлемнәре турында бәян ителгән оптимистик трагедия. Пьеса татар әдәбиятында героик-патриотик пафосны көчәйтә.

1960 елларда Исәнбәт кабат сатирага әйләнеп кайта һәм «Кырлай егете» фарс-комедиясен яза. Пьесада совет чынбарлыгына карата сатирик мөнәсәбәт чагылыш табу сәбәпле, спектакль Татар академия театры сәхнәсеннән төшерелә.

Н.Исәнбәт – фольклорчы галим, татар фольклорын җыючы, фундаменталь фәнни хезмәтләр авторы.

28 күчермәгә (вариантка) таянып, Н.Исәнбәт «Идегәй» дастанының җыелма текстын эшли. Ул – «Татар халык мәкальләре» (т.1–3, 1959–1967), «Татар халык табышмаклары» (1970), «Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен» (1984) җыентыкларын; «Татар теленең фразеологик сүзлеге»н (т.1–2, 1989–1990), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н (т.1–4, кулъязма рәвешендә) төзүче.

Н.Исәнбәт А.С.Пушкинның «Бакчасарай фонтаны» («Бахчисарайский фонтан», 1937), «Таш кунак» («Каменный гость», 1937), «Полтава» (1937) әсәрләрен, А.С.Грибоедовның «Акыллылык бәласы» («Горе от ума», 1946) комедиясен, Ж.Б.Мольерның «Суган суфые» («Тартюф», 1937) пьесасын, У.Шекспирның «Король Лир» (1944), «Гамлет» (1950) трагедияләрен һ.б. татар теленә тәрҗемә итә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Н.Исәнбәт – ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1968).

Әсәрләре

Ни өчен ни булган, яки утыз ялган: әкиятләр. Казан, 1956.

Кырлай егете: пьесалар. Казан, 1980.

Әсәрләр: 4 томда. Казан, 1988–1989.

Әдәбият

Шамуков Г. Нәкый Исәнбәт. Казан, 1959.

Әдип һәм галим. Казан, 1969.

Ханзафаров Н. Нәкый Исәнбәт драматургиясе. Казан, 1982.

Әхмәдуллин А.Г. Үзенчәлекле талант турында сүз // Дөреслеккә ирешү юлында. Казан, 1993.

Авторлар: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Ә.Ганиев, Н.Г.Ханзафаров