Биографиясе

1940 елның 12 сентябре, Казан – 2014 елның 7 феврале, шунда ук.

Казан педагогия институтын (1963), Ленинград югары партия мәктәбен (1973) тәмамлый.

1963–1974 елларда «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында. 1974 елдан КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, 1985 елдан партия архивы мөдире.

1990–1991 елларда «Татарстан» журналы баш мөхәррире.

1991 елдан ТРның иң яңа тарихына караган документларны саклау һәм өйрәнү үзәге директоры.

1993–2005 елларда ТР Министрлар Кабинеты янындагы Баш архив идарәсе башлыгы. Бер үк вакытта, 1999 елдан, Казан энергетика институтының тарих һәм архив эше кафедрасы профессоры, 2003–2004 елларда кафедрасы мөдире.

2002–2006 еллардада ТР Президенты янындагы геральдика советы рәисе. «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының нигез салучысы һәм баш мөхәррире (1995 елдан; ТР Дәүләт бүләге, 2011).

ТР Журналистлары берлеге әгъзасы (1964 елдан).

РСФСР милли спорт төрләре остасы (1976), 1960–1980 елларда ТАССРның татар-башкорт көрәше федерациясе рәисе, Бөтенроссия милли спорт төрләре федерациясе президиумы әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татарлар һәм Идел-Уралда яшәүче башка халыкларның традицион мәдәниятенә, Россиядә 1920 елардагы милли сәясәткә, чыгышлары Польшадан һәм Литвадан булган Россия гаскәр башлыкларына карый.

И. Алкин, М. Солтангалиев, Татарстанның дәүләт архив хезмәте һ. б. турындагы документлар һәм материаллар җыентыкларын төзүдә катнаша.

Халык бәйрәме Сабан туе тарихын тикшерүгә, татар милли көрәшен популярлаштыруга мөһим өлеш кертә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә. Почётлы архивчы (1998). «Иң яхшы журналист» конкурсы лауреаты (2003).

Хезмәтләре

Традиции, рождённые жизнью. Казань, 1978.

Комбриг Юсуф Ибрагимов: Повесть в документах. Казань, 1990.

Сабантуй – образ жизни народа = Сабан туе халыкның яшәеше: Научно-популярный очерк. Казань, 1997.

Отчизны верные сыны. Казань, 2001 (автордаш).

Исторические корни и развитие традиционной культуры татарского народа XIX – начала XXI веков. Казань, 2004.