Биографиясе

1878 елның 25 декабре (1879 елның 6 гыйнвары), Казан – 1933 елның 16 июне, шунда ук.

Г.Камал – милли журналистикага һәм татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе.

1880 елларда – «Госмания» һәм «Халидия», 1890 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый, бер үк вакытта өчьеллык рус мәктәбендә башлангыч белем ала.

Улын мулла итеп күрергә теләгән атасының ихтыярына каршы килеп, Г.Камал үзен халыкны агарту эшенә багышлый. 1901 елда ул китап бастыру һәм тарату эше буенча «Мәгариф көтебханәсе» дигән җәмгыять оештыра һәм 1905 елга кадәр аның белән җитәкчелек итә.

1905 елда – «Казан мөхбире» дип аталган беренче татар газетасында, 1906 елда «Азат» газетасында эшли, соңгысының фактик җитәкчесе була; шул ук елны – «Азат халык» дигән яңа исем белән чыга башлаган әлеге газетаның нашире һәм мөхәррире. 15 саны чыкканнан соң, революцион эчтәлекле материаллар бастырган өчен газета ябыла, ә Г.Камалга штраф салына.

1908–1909 елларда ул «Яшен» сатирик журналын чыгара һәм аның нашире була, 1917 елга кадәр – «Йолдыз» (1912–1913 елгы Балкан сугышы вакытында – Төркиядә үзхәбәрче), 1917 елдан соң «Эш», «Эшче», «Кызыл Армия» газеталарында эшли.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Галиәсгар Камал. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Камалның башлангыч әдәби тәҗрибәсе «Бәхетсез егет» (1900, 2 нче варианты – 1908), «Өч бәдбәхет» (1900, башка исеме – «Уйнаш», 1910) әсәрләре һәм Н.Кәмал язган «Кызганыч бала» пьесасының тәрҗемәсеннән башлана (1900).

Г.Камал – драматург мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятындагы сәнгатьчә традицияләрнең гомуми юнәлешендә иҗат итә. Әлеге әсәрләрнең лейтмотивы – татар гаиләләрендә өстенлек алган патриархаль тәртипләрне тәнкыйтьләү.

Алдагы елларда Г.Камалның комедиограф буларак та таланты ачыла. Ул милли драматургияне һәм театр сәнгатен «Беренче театр» (1908), «Бүләк өчен» (1909), «Банкрот» (1911), «Безнең шәһәрнең серләре» (1911) комедияләре белән баета. Аларда Камал XX йөз башы татар җәмгыяте тормышын сатира күзлегеннән чыгып гәүләндерә, аталар һәм балалар, ир белән хатын, гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре проблемаларын күтәреп чыга; патриархаль рухта тәрбияләнгән милли сәүдәгәр-мещаннар мохите вәкилләренең истә калырлык образларын иҗат итә.

Иҗат тематикасының төп юнәлеше – патриархаль тәртипләрнең җимерелүен, яңа мөнәсәбәтләр, карашлар тууны, искелек белән яңалык арасындагы каршылыкларны, көрәшне яктырту.

Г.Камал пьесаларында персонажлар «җәмәгать» һәм «мәдәният» эшләре белән мәшгуль (Фатих, Насыйр, Гариф, Кәрим – «Безнең шәһәрнең серләре»), һәр яңалыкка каршы (Хәмзә бай – «Беренче театр»), үзләренең комсыз теләкләрен һәм ихтыяҗларын бар нәрсәдән дә өстен куялар (Хәмидә – «Бүләк өчен»), кешеләр арасындагы эшлекле мөнәсәбәт һәм әдәп кагыйдәләрен бозалар (Сираҗетдин – «Банкрот»). Г.Тукай югары бәяләгән «Безнең шәһәрнең серләре» пьесасында шәһәрдә яшәүче татар халкының барлык катлаулары да (зыялылар, руханилар, чиновниклар, хезмәтчеләр һәм башкалар) гәүдәләнеш таба.

Г.Камал комедияләре конфликтларның үткенлеге, вакыйгаларның хәрәкәтчәнлеге, бай эчтәлекле булуы белән аерылып тора; аларда геройларның рухи дөньясы оста яктыртыла, милли йолалар, гореф-гадәтләр, көнкүреш детальләре (йорт җиһазлары, аларның урыны, чисталык, тәртип; милли аш бүлмәсе һәм башкалар) ачык сурәтләнә. Автор үзен диалог остасы буларак та күрсәтә, аның комедияләренең теле халык юморына бай.

Г.Камалның поэтик иҗаты татарның иҗтимагый тормышында 1905–1907 елгы Революция чорында барлыкка килгән уй-фикер һәм халәтләрне чагылдыра. Ул милләтнең ихтыяҗлары, иреккә омтылуы, өмет-хыяллар белән яшәве хакында, милли мәгариф, мәдәният һәм фән үсеше турында яза («Азатлык», «Өндәү», 1905; «Безнең кирәк», «И, мөселман, йокламагыл!», 1906 һәм башкалар).

Г.Камал публицистика өлкәсендә дә күп темаларны яктырта:

  • 1905 елгы Дәүләт думасы һәм манифестка мөнәсәбәт («3 нче ноябрь манифесты ни бирә?»; «Дума, дума, дума», 1906; «Депутатлар озату», 1907 һәм башкалар),
  • татар иҗтимагый тормышы мәсьәләләре («Кем гаепле?», 1905; «Искелек сакчыларына ачык хат», 1906; «Ачларга ярдәм эшләре», 1907; «Иван Николаевич Харитонов», 1909; «Кыз сату», 1912 һ.б.).

Хикәяләрендә Г.Камал бушка, юкка вакыт сарыф итүне тәнкыйтьли, халыкка һәм җәмгыятькә файдалы эшләр башкарырга чакыра («Сабир хәзрәт яки гыйбрәт», 1903; «Күгәргән алтыннар», 1909).

Г.Камал татар әдәбияты һәм театры үсешен игътибар белән күзәтә, күп санда әдәби-тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләр бастырып чыгара («Татарча театр», «Габдулла Тукаев шигырьләр», 1907; «Ачлык кушты», 1908; «Яңа әсәрләр», 1909; «Саран» пьесасы хакында», 1915 һәм башкалар).

Ул, революцион эчтәлекне традицион поэтик формаларда сурәтләп, гражданнар сугышы елларында илдә һәм республикада барган вакыйгаларны яктырта («Декламацияләр», 1921). Г.Камалның 1917 елдан соңгы иҗаты сәнгатьчәлеге ягыннан Октябрьгә кадәрге чор иҗатыннан шактый калыша. Алга таба аның драматургиясендә җәмгыятьне социалистик үзгәртеп кору идеяләре яңгыраш таба. Совет органнары хезмәткәрләре һәм алар тарафдарлары уңай геройларга әверелә, ә үзгәрешләргә каршы булучылар көлкегә алына («Хафизәләм иркәм» комедиясе, 1922; «Өч тормыш» драмасы, 1930 һәм башкалар).

Г.Камал күп кенә рус һәм чит ил драматургларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә: «Өйләнү» – «Женитьба» һәм «Ревизор», Н.В.Гоголь; «Яшенле яңгыр» – «Гроза», А.Н.Островский; «Саран» – «Скупой» һәм «Ирексездән табиб булу» – «Лекарь поневоле», Ж.Б.Мольер; «Һинд кызы» – «Индианка», Г.Хәмид һәм башкалар.

Г.Камал рәсем ясау остасы да була. Ул Г.Тукай әсәрләренә беренче иллюстрацияләр ясый, шулай ук «Яшен» (1907–1908), «Ялт-Йолт» (1908–1910) журналларындагы актуаль иҗтимагый һәм сәяси темаларга сатирик рәсемнәр авторы да.

Рәссам-график буларак, Татарстанда нәшрият эше үсешенә зур өлеш кертә: Казандагы И.Н.Харитонов басмаханәсе өчен татар шрифтларының (хәрефләренең) яңа рәсемнәрен ясый, беренче театр афишалары иҗат итә. Татар театрында шактый спектакльләрнең сәнгатьчә бизәлеше аның тарафыннан эшләнә.

1920 елларда Г.Камал татар каллиграфиясен камилләштерә, «Чаян» журналы, «Кызыл байрак» газетасы өчен шрифтлар эшли.

Истәлеге

Г.Камал исемен Татар дәүләт академия театры йөртә.  Казанда Г.Камал урамы бар.

Әсәрләре

Әсәрләр: 3 томда. Казан, 1978–1981.

Әдәбият

Гайнуллин М. Галиаскар Камал // Татарская литература XIX в. Казань, 1975.

Ахмадуллин А. Основоположник татарской драматургии // Горизонты татарской драмы: литературно-критические статьи. Казань, 1983.

Автор – А.Г.Әхмәдуллин