Биографиясе

1895 елның 3 (15) сентябре, Вятка губернасы, Алабуга өязе Барҗы-Умга авылы – 1955 елның 7 марты, Казан.

1910 елга кадәр авыл мәдрәсәсендә укый. 1913–1919 елларда Ижевск корал заводында эшли.

1919–1920 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, анда үзешчән сәнгатьтә катнаша, беренче шигырьләрен һәм пьесаларын яза.

Самара хәрби округы Сәяси идарәсе каршындагы татар драма студиясенә укырга җибәрелә. Аны тәмамлагач, 1921–1929 елларда – Оренбург, Казан, Ульянов, Алабуга, Мәскәү театрларында һәм труппаларында актер һәм режиссер. 1920–1950 елларда Татар академия театрында эшли, 1930 еллар уртасыннан – театрның сәнгать советы әгъзасы.

1942–1944 елларда – ТАССР Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе.

Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Таҗи Гыйззәт. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Татар театрлары сәхнәләрендә 30 еллык артистлык эшчәнлеге дәверендә ул, татар, рус һәм чит ил классик драматургия әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә күп рольләр башкарып, шактый уңышлы образлар иҗат итә.

Татар театры тарихында Т.Гыйззәт беренче чиратта драматург буларак билгеле. Т.Гыйззәт Татар академия театры һәм башка театрлар сәхнәләрендә куелган 37 пьеса авторы.

Пьесаларының төп үзенчәнлеге – аларның үткен социаль юнәлешле булуы. Т.Гыйззәт татар халкының милли һәм социаль изелүгә каршы алып барган көрәшенең әдәби елъязмачысы булып таныла. «Наемщик» драмасында (1928) 1861 елгы патша Манифестына каршы юнәлдерелгән крәстияннәр чыгышы чагылдырыла. «Ялкын» пьесасында (1943) 1870 елларда татар авылларында дини изүләргә каршы башланган чуалышлар тасвирлана. «Чаткылар» драмасында (1934) Столыпинның җир реформасына каршы юнәлтелгән крәстияннәр чуалышы яктыртыла.

«Ташкыннар» (1936–1951; «Шомлы көннәр», «Даулы көннәр», «Данлы көннәр») трилогиясендә татар крәстияннәренең Беренче бөтендөнья сугышында, 1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләрендә катнашулары сурәтләнә. «Бишбүләк» (1938) музыкаль драмасында Гражданнар сугышы вакыйгалары чагылыш таба.

Т.Гыйззәт 1920–1930 елларда илдә барган күмәкләшү белән бәйле үзгәрешләрне дә читләтеп үтми. Бу еллардагы халыкның тормышын һәм уй-фикерләрен тасвирлаган «Ил үскәндә» (1930), «Бөек борылыш» (1930), «Бөгелеш» (1930), «Көрәш» (1931), «Ударник Мохтар» (1932), «Җиңү бәйрәме» (1933), «Мактаулы заман» (1936) пьесаларын яза.

Халыкның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгын «Таймасовлар» (1941), «Төнге сигнал» (1941), «Изге әманәт» (1946), «Чын мәхәббәт» (1948) пьесаларында чагылдыра.

Татар драматургиясендә Т.Гыйззәт М.Фәйзи һәм К.Тинчурин нигез салган музыкаль драма жанры традицияләрен дәвам итә.

Т.Гыйззәт либреттосы буенча (башкорт язучысы Х.Ибраһимовның шул ук исемдәге пьесасы нигезендә) «Башмагым» беренче татар музыкаль комедиясе (1942) языла (Җ.Фәйзи музыкасы).

Киң таралган һәм танылган, күп еллар дәвамында, Татарстаннан тыш, Мәскәү, Киев, Ташкент, Свердловск һәм башка шәһәрләр сәхнәләрендә уңышлы барган «Наемщик», «Бишбүләк», «Чын мәхәббәт», «Алсу таң» драмаларына (1949–1954) музыканы С.Сәйдәшев яза.

Т.Гыйззәт – матбугатта күпсанлы публицистик чыгышлар, Г.Камал, Ш.Камал, К.Тинчурин, Н.Сакаев, Х.Такташ, Г.Болгарская һәм башкалар турындагы истәлекләр авторы.

Бүләкләре

Ике «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Әсәрләр: 4 томда. Казан, 1975–1978.

Әдәбият

Гыйззәт Б. Драматург Таҗи Гыйззәт. Казан, 1957.

Гыйззәтов К. Таҗи Гыйззәт. Казан, 2000.

История татарской советской литературы. М., 1965.

Арсланов Г. Героико-романтические пьесы Т.Гиззата // Татарское режиссерское искусство. Казань, 1996.

Автор – Ф.М.Мусин