Татар театр сәнгате һәм татар драматургиясенең формалашуы һәм үсешендә мөһим роль уйнаган татар профессиональ театры.

Татар театры оешу тарихы

1906 елда Казанда татар телендә халык алдында беренче тапкыр театраль тамашалар белән чыгыш ясый башлый.

1920 елга кадәр ширкәтчелек принципларында оешкан хосусый антреприза сыйфатында эшли. 1920 елда ТАССР Мәгариф халык комисариаты карары нигезендә элекке «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» һәм башка труппа актерлары катнашында Беренче татар дәүләт драма труппасы оеша.

1921 елда труппа Беренче татар дәүләт театры дип үзгәртелә һәм үрнәк театрлар исәбенә кертелә. Аңа элекке Сәүдәгәрләр клубы (хәзер Островский урамындагы Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ)) бинасы бирелә.

1922 елның 8 ноябрендә, бинаны үзгәртеп корганнан соң, театрны ачу тантанасы уза (Ф.Бурнашның «Җирсезләр» пьесасы буенча спектакль күрсәтелә).

1926 елга кадәр театр төрле исемнәрдә чыгыш ясый: «Кызыл Октябрь исемендәге Беренче татар дәүләт драма театры», «Октябрь революциясе исемендәге татар театры». 1926 елда, нигез салынуына 20 ел тулу уңаеннан, ТАССР Халык Комиссарлары Советы карары белән академия театры исеме бирелә. 1939 елдан хәзерге исемдә.

Биналары

1927 елда – ярты сезон дәвамында Казан Зур драма театры бинасында, 1928 елның февраленнән – элекке Кызыл армия сараенда (хәзер Татар драма һәм комедия театры бинасы), 1986 елдан үзенең яңа бинасында эшли.

Башлангыч чор репертуары

Татар академия театры тормышны төрле яклап яктыртырга омтылган реалистик театр сыйфатында оеша. Әһәмияткә ия үзенчәлекле яклары: демократик юнәлештә булуы, хезмәт кешесенә теләктәшлек белдерүе, үткән заманнардагы югары сыйныфлар һәм дин әһелләренең җитешсезлекләрен һәм наданлыкларын фаш итүе.

Театр үсешенең башлангыч чорында (1906–1918) репертуар, нигездә, алдынгы фикерле, халыкта милли үзаң уятырга, аны мәгърифәтле итәргә, аңарда рухи яңарыш булдырырга омтылган татар драматурглары Г.Исхакый, Ф.Халиди, Г.Камал, Г.Коләхмәтов, С.Рәмиев, Ф.Сәйфи-Казанлы, Ф.Әмирхан, И.Богданов пьесаларыннан төзелә.

Төгәл тормышчан материалга нигезләнгән драматургия актерларга реалистик башкару манерасын үзләштерергә, геройлар кылган гамәлләрнең психологик сәбәпләрен эзләргә ярдәм итә. Репертуарны А.Н.Островский, Н.В.Гоголь, А.П.Чехов, С.А.Найденов, М.Горький пьесалары белән тулыландыру, сәхнәгә кую эшенә рус актерлары Н.Зимовой, Н.В.Михаленко, А.В.Загорский, М.А.Громовны җәлеп итү сәхнәдә реализмны раслауга этәргеч бирә.

Даими театр төзү

1920 еллар театрның стационар репертуарын формалаштыру, даими труппа төзү чоры була. Театр белән чор таләпләрен нечкә тоемлаучы драматург, актер, режиссер К.Тинчурин җитәкчелек итә. Театр тирәсендә яшь авторлар (М.Фәйзи, Ф.Бурнаш, Г.Ибраһимов, Ш.Усманов, Һ.Такташ, М.Гафури, Ә.Рахманкулов) төркеме оеша.

Сезон дәвамында гел бер үк тамашачы өчен бер урында эшләү зарурлыгы яңадан-яңа сәнгатьчә сурәтләү формалары һәм чаралары табуны, үзенчәлекле сәхнәләштерү культурасын үзләштерүне таләп итә; режиссура тагын да әһәмиятлерәк була башлый.

К.Тинчурин белән беррәттән актерлар М.Мутин, Ш.Шамильский, К.Шамил, М.Мәһдиев, З.Солтанов та режиссерлык эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Сәхнәгә кую эшенә рус режиссерлары Л.В.Развозжаев, Ю.В.Соболев, А.М.Кречетов; татар режиссерлары Г.Девишев, Г.Исмәгыйлев, С.Булатов, соңрак Мәскәүдә махсус профессиональ белем алган Ш.Сарымсаков тартыла.

Бер үк вакытта актерлар әзерләү мәсьәләсе дә хәл ителә. 1922 елда З.Солтанов башлангычында Татар театр техникумы оеша (1923 елның 1 гыйнварында рәсми рәвештә ачыла), белем бирергә татар һәм рус театрлары актерлары чакырып алына. Техникумны тәмамлаган кайбер актерлар (Р.Ишморат, Х.Сәлимҗанов, К.Тумашева) режиссерлык белгечлеге дә алып чыга.

Театр үсеше турында бәхәсләр

1920–1930 елларда совет театрында реалистик һәм формалистик юнәлешләр тарафдарлары арасында көчәеп киткән бәхәсләр татар театрын да читләтеп үтми. Т.Гыйззәтнең «Наёмщик», В.М.Киршонның «Рельслар гөрелдәгәндә» («Рельсы гудят», икесе дә 1928 елда), Н.Галимовның «Казан өчен көрәш» (1929), Г.Минскийның «ОДВА» (1931) пьесалары буенча С.Вәлиев-Сульваның сәхнә алымнары һәм эффектларыннан мул файдаланып куйган спектакльләре төрле караш уята.

К.Тинчурин исә «Җир уллары трагедиясе» (Һ.Такташ), «Бай кызы» (Ш.Усманов), «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш; барысы да 1922 елда), шулай ук үзе язган «Беренче чәчәкләр» (1921), «Соңгы сәлам» (1922), «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», «Американ» (барысы да 1924 елда), «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр» (икесе дә 1926 елда) әсәрләре буенча куйган спектакльләрдә реалистик ысулга таяна.

Г.Девишев тарафыннан куелган «Директор Җәмилов» (Г.Кутуй, 1926), «Боз астында дулкын», «Җиһан тетрәгәндә» (Ә.Т.Рахманкулов, икесе дә 1926 елда), «Хөсәен мирза» (Ф.Бурнаш, 1927), «Фетнә» («Мятеж», Д.А.Фурманов; 1929), «14–69 нчы бронепоезд» («Бронепоезд 14–69», В.В.Иванов; 1929), «Галиябану» (М.Фәйзи, 1929) спектакльләре югары сәхнәләштерү культурасы, төгәл режиссура белән аерылып торалар.

Актерлар белән педагогик эшчәнлек алып барыла, К.С.Станиславский системасы өйрәнелә, бу үз чиратында актерлык осталыгын үстерүгә, труппа составын ныгытуга булышлык итә. Татар театр техникумын 1926 елда тәмамлаган Р.Ишморат, Х.Сәлимҗанов, Г.Булатова, Г.Нигъмәтуллина, Х.Кәтиев, Г.Кайбицкая артыннан театрга техникумны 1928–1930 елларда тәмамлаган Г.Таһиров, Н.Кальметова, Г.Ибраһимова, Г.Зыятдинов һәм башкалар килә. Ш.Шамильский, Н.Таҗдарова, М.Мутин, З.Солтанов, Ф.Ильская, К.Шамил, Г.Болгарская, Камал III зур сәхнә осталары булып китәләр.

К.Тинчурин куйган «Кандыр буе» (К.Тинчурин, 1932), «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш, 1934), Г.Исмәгыйлев куйган «Профессор Мамлок» (Ф.Вольф, 1935), «Салют, Испания!» (А.Н.Афиногенов, 1936), «Чаткылар» һәм «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт; 1936, 1937), Ш.Сарымсаков куйган «Шәмсекамәр» (М.Әблиев, 1938), «Тукай» (Ә.Фәйзи, 1939) спектакльләре республиканың мәдәни тормышында зур вакыйга буларак кабул ителәләр.

Формализм турында 1936 елда башланган бәхәсләр, әдәби бәхәсләр чиген узып, фаҗигале нәтиҗәләргә китереп җиткерә. К.Тинчурин, Ш.Усманов, М.Мутин, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, Ә.Т.Рахманкулов репрессияләргә дучар ителәләр, пьесалары репертуардан төшерелә һәм аларны сәхнәгә кую тыела. Режиссерлар Г.Исмәгыйлев, С.Булатов, Г.Ильясов театрны ташлап китәргә мәҗбүр булалар.

Сугыш елларында

Бөек Ватан сугышы елларында театр сәнгате илне фашист баскыннарыннан саклау мәнфәгатьләренә буйсындырыла. Репертуарда төп урынны тамашачыда патриотик хисләр уятучы пьесалар ала. Бу елларда дөнья күргән аеруча игътибарга лаек спектакльләр: Ш.Сарымсаков куйган «Таймасовлар» (Т.Гыйззәт, 1941), «Тукай» (Ә.Фәйзи, 1942), «Рус кешеләре» («Русские люди», К.М.Симонов, 1942); «Идегәй» (Н.Исәнбәт, 1941; режиссер Е.Г.Амантов), «Мәрьям» (Н.Исәнбәт, 1943; режиссер Ш.Шамильский), «Миңлекамал» (М.Әмир, 1944; режиссер Х.Уразиков). Аларда сугыш вакыйгалары белән беррәттән ул еллардагы авыл тормышы да гәүдәләнә.

Г.Ибраһимова, Р.Җиһаншина, Г.Булатова кебек актрисалар авыл кызы Мәрьям һәм колхоз рәисе Миңлекамалның героик образларын иҗат итәләр. «Король Лир» (У.Шекспир) һәм «Яшенле яңгыр» («Гроза», А.Н.Островский; икесе дә 1944 елда, режиссер В.М.Бебутов), «Чаткылар» (Т.Гыйззәт, 1944; режиссер Ш.Сарымсаков) спектакльләре зур театраль вакыйгага әверелә.

Театр актерлары һәм режиссерлары концерт бригадалары составында хәрәкәттәге армия сугышчылары каршында чыгышлар ясыйлар, госпитальләрдә һәм эвакуация пунктларында шефлык эшендә актив катнашалар.

1940 елларның икенче яртысыннан театр сәхнәсендә конфликтсыз драматургия тамыр җәя, бу иҗат атмосферасына, актерлар һәм режиссерларның осталык дәрәҗәләренә тискәре йогынты ясый. Ул елларда сәнгати кыйммәте түбән, төссез спектакльләр янында җитештерү мәнфәгатьләре арткы планга күчкән, беренче урында үзенең уй-хисләре, күңел кичерешләре белән шәхес торган «Тормыш җыры» (М.Әмир, 1947; режиссер К.Тумашева), «Зифа» (Н.Исәнбәт, 1954; режиссер Х.Уразиков), «Беренче мәхәббәт» (Х.Вахит, 1960; режиссер Р.Бикчәнтәев) спектакльләре театр дөньясында якты күренеш була.

Төшенкелек чоры

1957 елда театр Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша. Әлеге мөһим вакыйгага әзерлек һәм үзәк вакытлы матбугатның «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), «Хуҗа Насретдин», «Зифа» (Н.Исәнбәт), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Миңлекамал» (М.Әмир), «Король Лир» (У.Шекспир) спектакльләренә һәм Х.Әбҗәлилов, Г.Булатова, М.Сульва, Камал III, Г.Камская, Х.Уразиков, Ф.Ильская, В.Минкина, Г.Шамуков, Ф.Халитов кебек актерларга биргән югары бәясе театрның кыска вакытлы күтәрелешенә булышлык итә.

1950 елда сәхнәгә Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) татар студиясен тәмамлаган яшь актерлар Ш.Әсфәндиярова, Р.Бикчәнтәев, Г.Камалова, Д.Ильясов, А.Галиева, П.Исәнбәт, Г.Хөсәенов, А.Хәйруллина, А. һәм Ш.Харисовлар, яшь драматурглар Х.Вахит, Ш.Хөсәенов, А.Гыйләҗев, И.Юзеев, Ш.Шаһгали килә. Акланган авторлар К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Г.Ибраһимов әсәрләре кире кайтарыла. Шулай да 1965 елның язында РСФСР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтенсоюз театр җәмгыяте йөкләмәсе белән килгән Мәскәү тәнкыйтьчеләре төркеме репертуарның ярлылыгын, уйнау манерасының искергәнлеген, татар театрында аңлаешлы сәнгать сәясәтенең юклыгын билгеләп үтә.

Яңа этап

1966 елның язында баш режиссер итеп М.Х.Сәлимҗанов билгеләнә. Ул килү белән, театр үсешендә яңа этап башлана, спектакльләрдә әйдәп баручы рольне режиссура башкара; актерлар белән эш, образларның психологик эшләнеше режиссерның уй-теләгенә ярашлы рәвештә, ул күзаллаган рәсемгә катгый туры китереп алып барыла.

Заманча уйнау ысулын тормышка ашыруда М.Х.Сәлимҗанов 1961 елда М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесен (Мәскәү) тәмамлаганнан соң труппага килеп кушылган яшьләр төркеменә – Ф.Әхтәмова, Н.Ихсанова, Г.Исәнгулова, Р.Таҗетдинов, Н.Дунаев, Ә.Шакиров, Р.Шәрәфиевләргә, шулай ук труппаның нигез өлешен тәшкил иткән урта буын актерлардан Ш.Биктимеров, Н.Гәрәева, И.Баһманов, Ш.Әсфәндиярова, Р.Бикчәнтәев, Н.Әюпов, Х.Җәләлов, Д.Нуруллиналарга таяна.

1970–1990 еллар дәвамында театр труппасы Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын, М.С.Щепкин исемендәге театр училищесенең икенче татар студиясен, Казандагы театр уку йортларын тәмамлаган актерлар белән тулылана. Театрга яшь режиссерлар Р.Хаҗиәхмәтов, Ф.Бикчәнтәев, Д.Сираҗиев, Р.Фазлыев килә.

Театр тирәсендә Т.Миңнуллин җитәкчелегендә драматурглар төркеме оеша, репертуарга Р.Батулла, З.Хәким, Р.Хәмид, Ю.Сафиуллин, Д.Вәлиев пьесалары кертелә.

ХХ йөзнең соңгы чиреге дәвамында театрда хәзерге заман драматурглары пьесаларыннан, шулай ук татар драматургиясенең классик мирасыннан төзелгән зур милли репертуар оеша. М.Х.Сәлимҗанов куйган «Миркәй белән Айсылу» (Н.Исәнбәт, 1966), «Американ», «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин, 1969, 1970, 1971), «Әни килде» (Ш.Хөсәенов, 1970), «Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр» (Т.Миңнуллин, 1976, 1981), «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев, 1987), «Агай-эне – ак мыек», «Бирнәсез кыз», «Җимерелгән бәхет» («Свои люди – сочтёмся», 1972; «Бесприданница», 1983; «Светит, да не греет», А.Н.Островский, 1993), «Баскетболист» (М.Гыйләҗев, 2002) спектакльләре хисләр чынлыгы белән театральлекнең, характерлар үстерелешенең эзлеклелеге белән романтик күтәренкелекнең табигый үрелеп баруы белән кызыклы. Алар республиканың театр тормышында зур вакыйга буларак кабул ителәләр, киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алалар һәм театрны илнең әйдәп баручы милли театр коллективлары рәтенә чыгаралар.

Режиссер П.Исәнбәт сәхнәгә чыгарган «Кол» («Эзоп», Г.Фигейредо, 1967), режиссер Ф.Бикчәнтәев куйган «Бичура» (М.Гыйләҗев, 1989), «Ромео һәм Джульетта» (У.Шекспир, 1991) спектакльләре дә театрның зур казанышы була.

Театрның Мәскәү, Ленинград (Санкт-Петербург), Россиянең башка шәһәрләрендә, Урта Азия, Азәрбайҗан шәһәрләрендә узган даими гастроль чыгышлары, Германия (1996), Финляндия (1997, 2000, 2002), Төркия (1999, 2003, 2004), Англиядә (2007) узган халыкара театр фестивальләрендә актив катнашуы аңа халыкара танылу китерә, дөньяви театраль процессның тигез хокуклы катнашучысы итә.

Театрнының хәзергесе

2002 елдан театрның сәнгать җитәкчесе итеп Ф.Бикчәнтәев билгеләнә. Искәндәр Хәйруллин, Р.Бариев, Л.Хәмитова, М.Габдуллин, Л.Рәхимова, Н.Хәйруллина, Ф.Сафин, М.Шәйхетдинова, Ф.Җиһанша кебек яшь, сәләтле актерлар тырышлыгына таянып, ул нечкә психологизм белән сугарылган, поэтик метафораларга һәм импровизациягә бай спектакльләр иҗат итә. Ул куйган «Хушыгыз!», «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин; 1993, 1995), «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт; 1999; 2007), «Кара чикмән» («Черная бурка», Г.Хугаев; 2002), «Телсез күке» (З.Хәким, 2004) спектакльләре халык мәхәббәтен казана.

Болардан тыш театр сәхнәсендә «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), «Банкрот» (Г.Камал), «Курчак туе» (Р.Хәмид), «Мулла», «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин), «Хан кызы Турандык» («Принцесса Турандот», К.Гоцци), «Мәхәббәт FM», «Әрем исе» (И.Зәйниев), «Искән җилләр көенә» (З.Хәким), «41 нең арбалы хатыннары» (З.Зәйнуллин), «Ут күршеләр» (С.Юзеев), «Сөясеңме, сөймисеңме?» (Ф.Бүләков), «Үлеп яратты» (Р.Зәйдулла), «Минем исемем Кызыл» («Меня зовут Красный», О.Памук), «Ричард III» (У.Шекспир), «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), «Һавалы биюләр» (С.Юзеев), «Исәнме, улым» (Б.Абдураззоков), «Дон Жуан» (Ж.-Б.Мольер), «Әлли-бәлли-бәү» («Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы үрнәгендә, Т.Миңнуллин), «Көтәм сине...» (И.Зәйниев) һәм башка спектакльләр зур уңыш белән бара.

Театр чит илләрдә, Татарстан Республикасы һәм РФ шәһәрләре һәм районнары буйлап гастрольләрдә йөри.

Россия һәм халыкара театр фестивальләрендә катнаша, берничә тапкыр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» бүләге лауреаты («Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә – Д.Нуруллина, 2015; «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә – Р.Бариев, 2016; «Ел вакыйгасы» номинациясендә – «Хуҗа Насретдин» спектакле, Н.Исәнбәт әсәре буенча, 2015) була.

2018 елда театр труппасында – Татарстан Республикасы һәм РФнең халык артистлары А.Гайнуллина, Н.Ихсанова, Р.Таҗетдинов, Ә.Шакиров, Р.Шәрәфиев; РФнең атказанган һәм Татарстан Республикасының халык артистлары И.Әхмәтҗанов, Н.Дунаев, Н.Гәрәева, Р.Мотыйгуллина, Д.Нуруллина, А.Хафизов, Илдар Хәйруллин; Татарстан Республикасының халык артистлары Ф.Әкбәрова, И.Баһманов, И.Габдрахманов, А.Галиева, Х.Җәләлов, З.Зарипова, Н.Ибраһимова, Ф.Сафина, Р.Төхфәтуллин, Л.Хәмитова, Искәндәр Хәйруллин, Ә.Хисмәтов, Р.Юкачева һәм башкалар.

Театрның баш режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ф.Р.Бикчәнтәев (2002 елдан), баш рәссамы – Татарстан Республикасының халык рәссамы С.Г.Скоморохов, директорлары – Татарстан Республикасының һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Ш.З.Закиров (1985–2012); И.И.Якупов (2012 елдан).

Әдәбият

Татар совет театры. Казан, 1975;

Илялова И.Г. Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала: Биогр. белешмәлек. Казан, 2005; 

Илялова И. Театр имени Г.Камала. Казань, 1986;

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство (1906–1941). Казань, 1992;

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство (1941–1956). Казань, 1996;

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство (1957–1990). Казань, 2002;

Игламов Н. Сотворение национальной сцены // Казань. 2007. № 4;

Татарский государственный академический театр имени Галиаскара Камала: в 2 т. Казань, 2009.

Автор И.И.Илялова