Тарихы

1376 елдан (башка караш буенча, 1565–1567 еллардан) мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агач эше һәм арба-чана ясау тарала.

1872 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәдрәсә була (1878 елда 80 ир бала һәм 20 кыз бала укый).

XX йөз башында 3 мәчет, Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе, 3 тегермән, 13 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2426 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Күгәрчен авыл җирлеге үзәге.  

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Фрунзе исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – С.Г.Абдуллин). 1944 елда ул 3 колхозга – Фрунзе исемендәге, Жданов исемендәге һәм Ворошилов исемендәге хуҗалыкларга бүленә. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – Фрунзе исемендәге колхозның, 1960 елгы мәгълүматлар буенча –«Россия» колхозының (хуҗалык сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә) үзәк утары урнаша. 1993 елдан авылда «Күгәрчен» колхозы эшли.

1960–1985 елларда кирпеч заводы эшли.

Халкы башлыча «Русский мрамор» агросәнәгать комплексы» акционерлык җәмгыятедә (2009 елдан, кызыл мәрмәр рәвешендәге ит җитештерә, предприятиедә 130 лап кеше мәшгуль), «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә хезмәт куя, башка торак пунктларда йортлар төзү, сатуга кәҗә мамыгыннан шәлләр бәйләү белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1929 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 1966 елда урта мәктәп (бинасы 1987 елда төзелә) итеп үзгәртелә. 1995 елда мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее оештырыла (нигезләүчесе – Г.Г.Мингарипов).

Мәдәният йорты (бинасы 1980 елда төзелә), китапханә, «Фәйзрахман» (1992 елдан), «Хәдичәбикә ислам» (2010 елдан) бар. 2018 елдан 1905 елда төзелгән мәчет бинасын реставрацияләү эшләре алып барыла.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – Күгәрчен табылдыгы (неолит, бронза гасырның соңгы чоры), Күгәрчен курганы (чоры билгесез) һәм Күгәрчен зираты (җирле халык телендә – «Иске зират»; Алтын Урда чоры болгар истәлеге) ачыклана.

Күренекле кешеләре

Г.Ә.Әгъзамов (1924–1989) – педагог, шагыйрь, төбәкне өйрәнүче, Бөек Ватан сугышы ветераны.

Халык саны

1782 елда – 156 ир-ат;
1859 елда – 1289,
1897 елда – 2189,
1908 елда – 2559,
1920 елда – 2456,
1926 елда – 2347,
1938 елда – 2464,
1949 елда – 1951,
1958 елда – 1855,
1970 елда – 2328,
1989 елда – 1742,
2002 елда – 1251,
2010 елда – 1119 кеше (татарлар).