- РУС
- ТАТ
Эндокринолог, медицина фәннәре докторы (1988), профессор (1991), Татарстанның атказанган табибәсе (1994)
1936 елның 20 августында Чистай районы Изгар авылында туган.
1961 елда Казан медицина институтын тәмамлый, шунда ук эшли. 1978 елдан Казан медицина академиясендә, 1989 елдан эндокринология курслары, 1996 елдан эндокринология кафедрасы мөдире.
Кеше һәм хайван күзәнәкләре биоэнергетикасы (Казан медицина институты 1976), гормоннар һәм радиоиммунология (Республика клиник хастаханәсе, 1981; Казан ГИДУВы, 1986) буенча фәнни лабораторияләр, шулай ук, Республика клиник һәм Казан тимер юл хастаханәләрендә эндокринология бүлекләрен ачуда турыдан-туры катнаша.
1991–1995 елларда Татарстан Югары Советы депутаты.
Тикшеренүләре калкансыман бизнең патогенезы һәм этиологиясенә, аны булдырмау һәм дәвалауга карый.
Эндокринологиядә яңа юнәлеш – гормональ булмаган, аз дәрәҗәдә токсик фосфорорганик препарат – димефосфон белән гипофиз-тиреоидит һәм бөер өсте бизләре системасының активлыгын көчәйтү юнәлешен эшли; димефосфон белән аутоиммун тиреодитны дәвалауның яңа ысулын гамәлгә кертә, калкансыман бизне гидрокортизон май һәм ультратавыш, диметилсульфоксид һәм гидрокортизон белән бергә тәэсирләндереп, тиреодит авыруын дәвалау ысулларын эшли.
Экспериментальное обоснование для клинического применения димефосфона как тиреодиноактивирующего средства. Казань, 1988.
Влияние дисбиоценоза кишечника на степень йодной недостаточности у детей с эндемическим зобом // Проблемы эндокринологии. 2001. № 1 (автордаш).
Современное состояние медицинской помощи большим сахарным диабетом, находящимся в кетоацидотической коме // Практическая помощь. 2005, № 3 (12).
Морозова Т. Личность крупным планом // Татарстан. 1996. № 9.
Павлухин Я.Г. История Татарстана в лицах. Казань, 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.