8 төре билгеле, Евразиядә таралган. ТР территориясендә борычлы болан үләне (С.draba) төре үсә. Читтән кергән үсемлек. Көнбатыш Кама арты һәм Идел алды территорияләрендә очрый. Тимер юл буйларында, чүп-чар җыелган урыннарда, торак пункт тирәләрендә үсә.

Кыска, тармакланган калкансыман ботаклы, биеклеге 20-50 см булган үсемлек. Тамырчасы үрмәле. Тамырга якын яфраклары чыбыкчалы, уемтылы, озынча, киң сабаклы, утырып торган шикелле, ланцетсыман. Чәчәкләре вак, ак, хуш исле, калкансыман куе чәчәк төркеменә урнашканнар. Җимеше - кабарынкы ялан капкачлы кузакчык. Май-июньдә чәчәк ата. Июнь аенда җимеш бирә.

Үсемлек составында алкалоид, кумарин, флавоноид, С, В, витаминнары, каротин бар. Җимешендә май табылган.

Халык медицинасында зәңгелә авыруына каршы болан үләненең төнәтмәсе, җимешләре һәм яфраклары тире авырулары вакытында кулланыла.

Орлыгы тәмләткеч үзлегенә ия һәм борычны алыштыра ала.