Эчтәлек

Учредительләр җыены әгъзалары комитетының 1918 ел 8 сентябрь мөрәҗәгатендә төрки-татар халкының милли-мәдәни мохтарияткә хокукы КОМУЧ (Учредительләр җыены әгъзалары комитеты) тарафыннан бәхәссез дип танылу турында игълан ителә:

  • төрки-татарларга җирле идарә, үзидарә эшчәнлеген, мәхкәмә эшен туган телләрендә алып бару, ирекле рәвештә мәктәпләр ачу, дини тормышларын мөстәкыйль рәвештә кору хокукы бирелә;
  • алар закон нигезендә мәҗбүри буйсындырулы көчкә ия халык хакимияте, махсус милли салымнар билгеләү һәм җыю, мәдәният, икътисад, җәмәгать тәрбиясе һәм халык мәгарифе мәсьәләләрен мөстәкыйль рәвештә хәл итү вәкаләте булган милли үзидарә органнары төзи алалар.

Мөрәҗәгать «Вестник Комитета членов Всероссийского Учредительного Собрания» газетасында басылып чыга.

Әдәбият

Садри Максуди Арсал. Конституция Культурно-национальной автономии татарского народа // Идель. 1995. № 5/6.