Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 2365 кв.км. Үзәге – Туймазы шәһәре (Уфадан 170 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 132129 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 50205 кеше.

Татарларның күпчелеге район үзәгендә (30900 кеше), республика буйсынуындагы Октябрьский шәһәрендә (41346 кеше) яши. Районда утыз алты татар, утыз сигез башкорт-татар, дүрт рус-татар, бер татар-чуаш һәм бер башкорт-рус-татар торак пункты исәпләнә.

Иң зур татар авыллары – Карамалы Гобәй (2009 елда – 1083 кеше), Төмәнәк (1046), Илчембәт (1036), Райман (949), Бишкурай (687), Татар-Олкан (651 кеше). Татарлар нигезләгән иң әүвәлге торак пунктлар: Атнагол, Кәлшәле (1626 елда нигез салына), Үрге Сәрдек (1676 елда) авыллары.

Татар җәмгыяте тормышы

2014/2015 уку елында районның һәм Туймазы шәһәренең утыз өч мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Район үзәгендә Туймазы драма театры эшли. 2011 елда Татар мәдәнияте көннәре үткәрелә. Татар һәм рус телләрендә «Туймазы хәбәрләре» – «Туймазинский вестник» район газеталары нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Туймазы районында:

  • геолог‑нефтьче Ф.З.Хафизов,
  • әдәбият галимнәре  Г.С.Кашшаф һәм С.Г.Сафуанов,
  • техника һәм технология өлкәсе галиме Р.Х.Гафиятуллин,
  • тел галиме Ә.Ә.Юлдашев,
  • нәкышче Ә.С.Арсланов,
  • актер К.Ш.Вәлиев туган.

Дан орденының тулы кавалеры, Социалистик Хезмәт Герое Х.А.Солтановның тормышы һәм эшчәнлеге Туймазы районы белән бәйле.